В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җәйге программада 75 тән артык мәдәни чара планлаштырылган
Бүген Казанда «Мәдәни чәршәмбе. Урын гение. 2025» проекты старт ала. Мәдәни чаралар сезоны «Китап-Фест» әдәби кичәсеннән башланып, симфоник оркестрлар, джаз коллективлары һәм ачык һавада матур вокаль номерлар чыгышлары белән дәвам итәчәк. Мондый концертлар җәй буе һәр чәршәмбе көнендә узачак. Проект кысаларында шәһәрнең 6 локациясендә 75 тән артык чара планлаштырылган, төп урын – П.И.Чайковский исемендәге 1 нче балалар музыка мәктәбе ишегалды. KZN.RU порталы июнь аена булган чаралар турында җентекләп сөйли.
Мәдәни чәршәмбе проекты 2016 елда ук формалашкан. Идея вакыйгаларның җәйге календарен зур булмаган, әмма кызыклы чаралар белән төрлеләндерүдән гыйбарәт була. Элек алар паркларда һәм яңартылган ишегалларында уза, ә быел асыл программаның төп мәйданчыгы Чайковский исемендәге 1 нче балалар музыка мәктәбенең җәйге ишегалды булачак, нәкъ менә ул «Урын гение» исемен йөртә дә инде. Локация мондый атаманы болай гына алмады.
«Тарихи яктан шулай килеп чыкты ки, бу мәктәп Казанда музыкаль белем бирүнең башлану урыны булды. Бу мәктәптә күп кенә күренекле композиторлар һәм музыкантлар укыган, алар арасында Рөстәм Яхин һәм София Гобәйдуллина. Бу урын янында музейлар да, күп кенә тарихи эшлеклеләр белән бәйле тарихи урыннар да бар, шул исәптән мәдәният өлкәсендә дә», – дип билгеләп үтте Башкарма комитетның мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов.
Ул шулай ук проектның Казан өчен мөһим булуын өстәде. Күп кешегә шәһәрнең зур булмаган, аулак мәйданчыкларында узган мәдәни чараларга йөрү уңайлырак.
«Казан даими рәвештә меңләгән тамашачыны җыя торган масштаблы чаралар кабул итә. Шул ук вакытта, уңайлы ишегалларында кешеләр камералылык тели. Без шәһәр халкына зур булмаган урыннарда кызыклы мәдәни проектлар табарга мөмкинлек биреп, бу бушлыкны тутырабыз. Шундый проектларның берсе – «Мәдәни чәпшәмбеләр», ул җәйге чорда гамәлгә ашырыла», – дип өстәде мәдәният идарәсе башлыгы.
«Мәдәни чәршәмбе» проекты кысаларында Казанда әдәби һәм музыкаль кичәләр үткәрелә, шулай ук төрле масштабтагы оркестрлар: эреләрдән алып камера оркестрларына кадәр чыгыш ясый. Моннан тыш, сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дә, әдәби жанр эшлеклеләре дә чыгыш ясый, дип өстәде Азат Абзалов.
4 нче июнь
Железнов капелласы, пирография буенча мастер-класс, Россия язучысы белән очрашу һәм ачык микрофон
«KazanMall» сәүдә-күңел ачу үзәге түбәсендә 4 июньдә барлык әдәбият, сәнгать һәм иҗат сөючеләр өчен китап фестивале булачак. Әдәби кичәдә Дмитрий Железнов капелласы һәм С.Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге оркестры чыгыш ясаячак, ә махсус кунак Россия язучысы, туган якны өйрәнүче Николай Свечин булачак.
Кичә кунаклары өчен күргәзмә мәйданчыгы, мәгърифәтчелек лекцияләре, иҗат остаханәсе, күргәзмә, китаплар сату, шулай ук иҗат коллективлары чыгышы һәм пирография буенча эксклюзив мастер-класс әзерләнде. Фестиваль 17:00 дә башлана.
Бу көнне чаралар шәһәрнең башка мәйданчыкларында да узачак. Урицкий паркында концерт программасы 16:00 сәгатьтә башлана. Кунаклар өчен иҗат коллективлары чыгыш ясаячак, ә соңыннан «Оперение» студиясе «Бремен музыкантлары» спектаклен тәкъдим итәчәк.
Артүзәкнең урам мәйданчыгында 17: 00 дә шулай ук әдәби кичә узачак. Кунакларны һәм шәһәр халкын бөек рус шагыйре һәм язучысы А.С.Пушкинның тууына 226 ел тулуга багышланган «Сказок Пушкина чудесные творения» әдәби фатирнигына чакыралар. Программада «Поп һәм аның эшчесе Балда турында әкият» спектакле, рольләр буенча әсәрләр уку һәм ирекле микрофон, анда теләгән һәркем А.С.Пушкин әсәреннән өзекләр укый алачак.
«Крылья Советов» паркында 18:00 сәгатьтә «Җиңү Салюты» бәйрәм концерты узачак, аның барышында кунаклар һәм шәһәр халкы өчен мәдәният сарайлары иҗат коллективлары һәм «Апуш» театр студиясе чыгыш ясаячак. Барлык теләүчеләр өчен бию, шахмат һәм өчпочмаклы хатлар ясау буенча мастер-класслар үткәреләчәк. Шулай ук Сәет Галиев исемендәге мәдәният йорты янындагы паркта 18:00 сәгатьтә «Бие һәм җырла, минем Россиям» күңел ачу программасы узачак, анда сызыклы биюләр, сугыш еллары җырлары һәм Россия турында заманча хитлар булачак.
Ә Тимер юлчылар мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта «Мәдәни чәршәмбе» проектын ачу тантанасы 18:30 да «Безнең ил – безнең горурлыгыбыз» иҗади патриотик концерты һәм гамәли сәнгать буенча мастер-класслар белән үтәчәк.
11 нче июнь
Симфо-джаз концерты, тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру һәм гамәли сәнгать буенча мастер-класс
1 нче музыка мәктәбе ишегалдында «Мәдәни чәршәмбе» проектының төп мәйданчыгында 18:30 сәгатьтә дирижер Надежда Занозовская җитәкчелегендәге Казан Симфо-джаз оркестры концерты була.
17:00 дә мәдәни вакыйгалар берьюлы өч мәйданчыкта узачак. Урицкий паркында Россия көненә багышланган концерт программасы планлаштырылган. Артүзәк территориясендә «Россиянең иҗади мирасы» программасын Казан яшьләре белән бергә тормыш сөючеләр тәкъдим итәчәк, шунда ук Россиянең яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы узачак. Ә Сәет Галиев исемендәге мәдәният йорты янындагы паркта «Минем Россиям» бәйрәм концерты һәм сәнгать студиясеннән мастер-класс булачак.
18:30 да Тимер юлчылар мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта «Сугыштан соң сәгать алтыда» һәм «Минем Ватаным – Россия» концерт программасы булачак, шулай ук гамәли сәнгать буенча мастер-класс узачак.
18 июнь
Нейрочелтәр сценарие буенча спектакль, сәхнә көрәше һәм актерлык осталыгы буенча мастер-класс
1 нче номерлы музыка мәктәбе ишегалдында 18:00 сәгатьтә Казанның балалар халык уен кораллары оркестры дирижер Надежда Занозовская җитәкчелегендә чыгыш ясаячак.
17:00 сәгатьтә Крылья Советов паркында «Җәйге театр» чарасы узачак, анда «Апуш» һәм «Арлекин» балалар театр студияләре спектакльләрдән өзекләр күрсәтәчәк, шулай ук программаны балалар вокаль коллективлары яисә аерым башкаручылар бизәячәк. Шул ук вакытта Урицкий паркында «Лориэн» халык музыка яшьләр театрыннан актерлык осталыгы буенча мастер-класс узачак. Ә Артүзәкнең урам мәйданчыгында халыкка «Бремен музыкантлары» спектаклен күрсәтәчәкләр һәм сәхнә көрәше буенча мастер-класс уздырачаклар.
18:00 дә паркта Сәет Галиев исемендәге мәдәният йорты белән янәшә театраль программа дәвам итәчәк. Татар халык театрында катнашучылар татар телендә әдәби спектакль күрсәтәчәкләр. Ә 18:30 да Тимер юлчылар мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта сценарие ясалма интеллект белән язылган «Бию нейрочелтәрләре» пластик перформансы, шулай ук эпоксид сумала буенча «Дөнья халыклары әкиятләре мотивлары буенча картина» мастер-классы башлана.
25 июнь
«Болгар кызлары» триосы чыгышы, әдәби фатирник һәм театр битлеге ясау буенча мастер-класс
Июнь аеның йомгаклау чарасы булып, музыка мәктәбе ишегалдында милли музыка концерты узачак, аның кысаларында 18:30 сәгатьтә «Хыял» һәм «Болгар кызлары» триолары чыгыш ясаячак.
17:00 сәгатьтә Крылья Советов паркында «Кадыш» мәдәният йорты иҗат коллективлары катнашында татар җыры концерты һәм «Театр в твоей голове» театраль-интерактив постановкасы узачак. Урицкий паркында бу вакытта төрле яклап үсеш мастер-класслары уздырылачак, шуларның берсе «Оперение» студиясеннән сәхнә көрәше буенча мастер-класс булачак. Ә Артүзәк мәйданчыгында татар милли традицияләрен һәм нигезләрен саклауга юнәлдерелгән «Утыру-җыену» тематик программасы җәелдереләчәк, аңа шулай ук «Дуслык» ансамбле дә кушылачак, ул концерт программасын тәкъдим итәчәк.
Сәет Галиев исемендәге мәдәният йорты янындагы паркта 18:00 сәгатьтә «Апуш» балалар театр студиясе ачык һавада «Сарымсак» спектаклен күрсәтәчәк. Кичә азагында Тимер юлчылар мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта 18:30 сәгатьтә барлык теләүчеләр өчен актерлык осталыгы буенча «Фильм актеры бул!» дип аталган мастер-класс, театраль битлек ясау буенча «Театраль битлек ясыйбыз» мастер-классы, шулай ук «Романсларны кычкырып укыйбыз» әдәби фатирнигы узачак.