2-нче сентябрьдә Юдино бистәсендә «Юлдаш» яшьләр үзәгендә дебатларның чираттагы туры узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче сентябрь). Казанда шәһәрнең Яшьләр парламентын формалаштыру буенча конкурс дәвам итә. 2-нче сентябрьдә Юдино бистәсендә «Юлдаш» яшьләр үзәгендә дебатларның чираттагы туры узачак.
27-31 августта Яшьләр парламентына әгъзалыкка 150-ләп кандидат Zoom платформасында онлайн-дебатларда катнашты. Катнашучыларның барысы да 6-7 кешелек төркемнәргә бүленгән, аларның һәркайсында иң яхшылары сайлап алынган, алар алдагы дебатларда чыгыш ясаячак.
Кандидатларның чыгышларын Казан шәһәр Думасының яшьләр эшләре, физик тәрбия һәм спорт буенча даими комиссиясе рәисе Евгений Чекашев, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов, ТР Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина һәм Казан шәһәр Думасы депутаты Динар Хәлимдарова бәяләячәк.
Исегезгә төшерәбез, Казанның Яшьләр парламенты 25 актив казанлыдан торачак, алар арасында предприятиеләрнең яшь лидерлары, иҗтимагый һәм коммерциягә карамаган оешма вәкилләре, яшь эшмәкәрләр, югары уку йортлары һәм һөнәри белем бирү оешмаларының актив студентлары, үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр, иҗади яшьләр һәм башкалар бар.
Кандидатлар өчен ачык тавыш бирү 1-7 сентябрьдә «Ачык Татарстан» порталында (open.tatarstan.ru) уза.
Яшьләр парламенты – Казан шәһәр Думасы каршындагы даими эшләүче яшьләр органы, ул дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә тәкъдимнәр әзерләү һәм кабул итү процессында яшьләрнең актив вәкилләре исеменнән катнашу өчен төзелә. Яшьләр парламентының вәкаләтләр чоры 2 ел тәшкил итәчәк.