22 кандидатның 86%-ын хатын-кызлар, 14%-ын ир-атлар тәшкил итә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче август, Алена Мирошниченко). Казан шәһәре Думасы депутатлары Казан районнарының участок сайлау комиссияләре составларын резервка күчерү өчен кандидатларны расладылар. Карар бүген Ратушада Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендә узган шәһәр Думасының XLI сессиясендә кабул ителде.
Законлылык, хокук тәртибе һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе Лилия Бакулина хәбәр иткәнчә, сайлаулар алдыннан ТР Үзәк сайлау комиссиясе территориаль сайлау комиссияләре катнашында участок сайлау комиссияләре составлары резервына кертелгән кандидатуралар буенча белешмәләрне төгәлләштерә. Аларның составыннан, яшәү урыны үзгәрү һәм башка сәбәпләр аркасында, гаилә хәле буенча киткән кандидатуралар төшереп калдырыла.
«Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан Татарстан территориясендә участок сайлау комиссияләренең составын өстәмә рәвештә резервка кертү өчен кандидатуралар буенча тәкъдимнәр җыю игълан ителде. Барлыгы 22 кандидатура тәкъдим ителә, шул исәптән Авиатөзелеш районыннан 3 кеше, Киров районыннан 5 кеше, Мәскәү районыннан 6 кеше, Яңа Савин районыннан 2 кеше, Идел буе районыннан 6 кеше. Вахитов һәм Совет районнарында резерв составында үзгәрешләр юк», - диде Л.Бакулина.
Аның сүзләренә караганда, кандидатуралар санының 86%-ын хатын-кызлар, 14%-ын ир-атлар тәшкил итә. Аларның 91%-ы - югары белемле затлар. Һөнәр буенча төп өлешне педагогика хезмәткәрләре - 40% һәм инженер-техник белгечлекләр вәкилләре тәшкил итә - 27%. Кандидатларның күпчелеге, 16 кеше, сайлау комиссияләрендә эшләү тәҗрибәсенә ия. Кандидатлар арасында муниципаль хезмәткәрләр юк.
Тәкъдим ителүче кандидатуралар турында законлылык, хокук тәртибе һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссия утырышларында фикер алышу узды, кисәтүләр килмәде. Казан шәһәре Думасы депутатлары Казан районнарының участок сайлау комиссияләре составларын резервка кертү өчен кандидатлар составын расладылар.