Казан фигуристкасы Роман Костомаровтан гына калыша
Фото: ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче декабрь). Казанда туган фигуристка Камилә Вәлиева россиялеләр фикере белән елның иң яхшы спортчылары рейтингында икенче урынны алды. Моны Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сораштыруы раслый.
Лидер булып фигурист Роман Костомаров тора, ул тавышларның 8% ын җыйган. Камилә Вәлиевага респондентларның 5% ы өстенлек биргән. Аннары 2 шәр процент белән чаңгычы Александр Большунов, фигуристлар Александр Трусова һәм Евгения Медведева, хоккейчы Александр Овечкин килә.
Камилә Вәлиева 2006 елның 26 нчы апрелендә Казанда туган. Үзенең профессиональ карьерасында ул команда ярышларында олимпия чемпионы, Европа чемпионы, ике тапкыр Россия чемпионатының көмеш призеры була.