Ул «Заманча бию дөньясына тәрәзә» яшьләр мәдәни-белем бирү проекты кысаларында узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче ноябрь). Казан яшьләре өчен «Заманча бию дөньясына тәрәзә» мәдәни-белем бирү проектын Казанның «Пантера» муниципаль камера балеты ачып җибәрә. 9-нчы ноябрьдән 11-нче декабрьгә кадәр шәһәрнең мәдәният йортларында балалар һәм яшүсмерләр өчен камера балеты артистлары «Арена» спектаклен күрсәтәчәкләр һәм заманча бию жанрларына багышланган мастер-класс үткәрәчәкләр.
«Мондый форматта без икенче ел рәттән эшлибез. Узган ел мондый мастер-классларны локаль рәвештә уздырдык, быел шәһәрнең мәдәният йортларына киләбез. «Пантера» 15 елдан артык заманча биюләр белән эшли, кешеләрне агартасы, заманча бию һәм заманча сәнгатьнең нәрсә икәнлеге, аның бүген нинди роль уйнавы турында сөйлисе килә», – дип бүлеште мастер-класслар оештыру идеясе турында балет директоры Елена Беляева.
Спектакльгә керү ирекле, мастер-класс мәдәният йортлары каршындагы коллектив һәм студияләр җитәкчеләре һәм катнашучылары өчен узачак.
Куелышлар җәдвәле:
9-нчы ноябрь 14.00 сәгатьтә - «Нагорный» мәдәният йорты,
12-нче ноябрь 17.00 сәгатьтә - «Мәскәү» мәдәни үзәге,
3-нче декабрь 15.00 сәгатьтә - «Залесный» мәдәният йортында,
11-нче декабрь 17.00 сәгатьтә - «Юность» мәдәният йортында.
Артистлар 2020 елда Россия милли театр премиясе һәм «Алтын битлек» фестивале номинанты булган «Арена» спектакле белән чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәте. Француз хореографы Дени Плассарның куелышы «заманча бию/спектакль» номинациясендә һәм «заманча бию/хореограф эше» номинациясендә җиңү өчен көрәшәчәк.