В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ул «Шәһәр модераторлары» программасы кысаларында узачак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы май). Казанлыларны «Яшүсмерләр өчен шәһәр нәрсә ул һәм ул нинди булырга мөмкин» дигән дискуссиядә катнашырга чакыралар. Ул 1 нче июньдә «Шәһәр модераторлары» программасы кысаларында «Черек күл» паркы амфитеатрында узачак.
Очрашуда әйләнә-тирәлекнең балаларның үсешенә һәм олыгаюына ничек тәэсир итүе, аларның иҗтимагый киңлекләрне проектлауда һәм эшләтеп җибәрүдә нинди таләпләре исәпкә алынырга тиешлеге, яшүсмерләрнең шәһәрдәге «үз» һәм «үз булмаган» территорияләрен ничек билгеләүләрен, шулай ук яшүсмерләрне социализацияләүдә шәһәр эшкуарларының роле турында фикер алышачаклар.
Дискуссиядә шәһәр Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов, Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе арт-директоры Лилия Вәлиева, ТР Рәисенең ярдәмчесе һәм Татарстанда «Беренчеләр хәрәкәте»нең төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов, «КидСпейс» балалар шәһәренә нигез салучы Елена Тихонова һәм 18 нче мәктәп президенты Богдан Муравьев катнашачак.
Башлану 19:00 сәгатькә планлаштырылган. Керү ирекле, ләкин сылтама буенча алдан теркәлү кирәк, дип хәбәр итә оештыручылар.