Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.12.2022, 10:01

Казанда 2023 елны ничек каршы алырга: бәйрәм программасы, пиротехника мәйданчыклары һәм транспортның эш режимы

KZN.RU порталы Яңа ел төне турында төп сорауларга җаваплар әзерләде.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче декабрь). Яңа ел төнендә Татарстан башкаласы халкы һәм кунаклары «Черек күл» паркында һәм «Казан» гаилә үзәге янында бәйрәм программаларын карый алачак. Шәһәрлеләр өчен нинди күңел ачулар әзерләнгән, җәмәгать транспорты ничек эшләячәк һәм фейерверкларны кайда аттырып була – KZN.RU порталы материалында.

«Черек күл» паркында совет фильмнары һәм диджей-сет

«Черек күл» паркында бәйрәм программасы 19:00 сәгатьтә Яңа ел совет фильмнарын күрсәтү белән ачылачак. Шәһәрлеләр «Карнавальная ночь» һәм «Ирония судьбы, или С легким паром!» фильмнарын карый алачак.

23:00 сәгатьтә Malsi Musicтан диджей-сет башлана, ә 23:50 сәгатьтә Казан халкы һәм кунаклары РФ Президенты Владимир Путинның традицион Яңа ел мөрәҗәгатен карый алачак.

Төн уртасыннан соң Кыш бабай һәм Кар Кызы белән күңел ачу программасы башланачак. Килүчеләр өчен шулай ук Монте Карло кавер-төркеме чыгышы һәм Malsi Musicтан бәйрәм дискотекасы әзерләнгән. Бәйрәм иртәнге 3 кә кадәр дәвам итәчәк.

«Казан» гаилә үзәгендә музыкаль программа

«Казан» гаилә үзәгендә бәйрәм чаралары 22:00 сәгатьтә башлана. Кунаклар алдында DJ «Молотов», «Барбара Бэнд» вокал-инструменталь ансамбле, Александра Бушуева һәм Анастасия Макарова чыгыш ясаячак. Курантлар сугар алдыннан Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Яңа ел мөрәҗәгатьләрен трансляцияләү башланачак.

Концерт программасы 2 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Сәхнәгә «Австралия» һәм «Веселые Волгари» вокал-инструменталь ансамбле күтәреләчәк.

Җәмәгать транспортыннан төнге 2 гә кадәр файдаланырга мөмкин булачак

Яңа ел төнендә Казанның җәмәгать транспорты пассажирларны 2:00 сәгатькә кадәр йөртәчәк. 1 нче гыйнварда автобуслар, троллейбуслар һәм трамвайлар 7:30 сәгатьтә эшли башлаячак һәм 23:30 сәгатькә кадәр йөриячәк, ә метрополитен 6:00 сәгатьтә ачылачак.

Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 нче гыйнварга кадәр җәмәгать транспорты ял көне графигы буенча – 5:30 дан 23:30 га кадәр, метрополитен 6:00 сәгатьтән төн уртасына кадәр эшләячәк.

31 нче декабрьдән 8 нче гыйнварга кадәр Казан муниципаль парковкалары түләүсез эшләячәк.

Шәһәрнең дүрт мәйданында фейерверк аттыру рөхсәт ителә

Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә пиротехниканы дүрт мәйданчыкта кулланырга мөмкин:

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында – Гаврилов урамындагы мәйданда;

Киров һәм Мәскәү районнарында – Түбән Заречье дамбасында;

Вахитов һәм Идел буе районнарында – Сабантуй мәйданчыгы урнашкан каенлык каршындагы автомобиль стоянкасында;

Совет районында – ипподром янындагы, Нәҗип Җиһанов һәм Петр Полушкин урамнары арасындагы мәйданчыкта.

Бәйрәм көннәре төгәлләнгәнче Татарстанда махсус янгынга каршы режим эшли. Бу чорда, бенгаль утлары һәм хлопушкалардан кала, 1-3 нче класслы пиротехник эшләнмәләрне куллану тыела.

Яңа ел төнендә җәмәгать бәдрәфләре эше озайтылачак

31 нче декабрьдән 2 нче гыйнварга кадәр Татарстан Республикасы башкаласындагы җәмәгать бәдрәфләре төнге 2 гә кадәр озайтылган режимда эшләячәк. Стационар нокталарга өстәп, бәйрәм чараларын уздыру урыннарында 17 биобәдрәф урнаштырылачак. Калган көннәрдә 9 нчы гыйнварга кадәр җәмәгать бәдрәфләре көн саен 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр ачык булачак.

Барлык яңалыклар