Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.08.2024, 17:02

Казанда экологик тормышны ничек алып барырга: җирле активистларның алты киңәше

Фәридә Гәзимова һәм Екатерина Карпухина икенчел чималны ничек сортларга аеру, полиэтилен пакетларны нәрсә белән алыштырырга һәм органик калдыклар белән нишләргә кирәклеге турында сөйләделәр

Көн саен Казанда 1,7 мең тонна калдык формалаша, аларның күпчелеген полигоннарга җибәрәләр һәм бары тик 10% чамасы гына чүп-чар төяү станциясе хезмәткәрләре сортларга аерып эшкәртүгә җибәрәләр. Чүп-чар өемен булдырмаска һәм калдыкларны кабат кулланырга казанлылар үзләре ярдәм итә ала. Моның өчен тормышка экологик гадәтләрне кертергә кирәк. Моны бер мизгелдә эшләү кыен була, шуңа күрә KZN.RU порталы җирле экоактивистларның алты киңәшен җыйган. Шәхси тәҗрибәләре нигезендә алар икенчел чималны ничек аерырга һәм моңа хезмәттәшләрне ничек җәлеп итәргә, шулай ук полиэтилен пакетларны ничек алыштырырга икәнлеге турында сөйләделәр.

1 нче киңәш. Икенчел чималны сортларга аерырга һәм киңлекне саклап калырга

Бөтен калдыкларны берьюлы сортларга аера башлау авыр, буталырга һәм вакыт узу белән бу эшне ташларга мөмкин. Шуңа күрә башта өегездә нинди төр чүп-чарлары ешрак барлыкка килүен ачыклагыз. Гадәттә зур күләмдә бер тапкыр кулланыла торган пластик (шешәләр, савыт-саба, көпшәләр), кәгазь һәм картон җыела. Аларны Казан ишегалларында «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» ИК төбәк операторы урнаштырган сары сеткаларда калдырырга мөмкин. Шулай ук шәһәр халкына вак фракцияләр (теш щеткалары, пластик карталар, бахиллар, шул исәптән батарея яки дару рәвешендәге куркыныч калдыклар) җыя башларга киңәш итәләр.

Икенчел чималны кайда һәм нәрсәгә җыярга икәнен һәркем, фатир яки йорт мөмкинлекләреннән чыгып, мөстәкыйль хәл итә. Иң мөһиме, бу урынга җиңел генә барып җитәргә мөмкин булсын. Икенчел чималның төрләре өчен берничә савыт кирәк булырга мөмкин. Бу максатлар өчен тартмалар, әрҗәләр яки махсус контейнерлар кулланырга мөмкин.

«Төп лайфхакларның берсе – икенчел чималны, азрак урын алсын өчен, кысу яки бер-берсенә кушу», — дип сөйләде эковакыйгаларны оештыручы, спикер һәм «экологик» берләшмәсе катнашучысы Фәридә Газимова. Ул пластик контейнерларны бер-берсенә тутырырга, ә шешәләрдән, аларны бөкләп, һаваны чыгарырга киңәш итә. Пакетлар һәм башка төр төргәкләр белән дә шуны ук эшләргә кирәк. Урынны саклау йорт өчен генә түгел, икенчел чимал кабул итү пунктлары өчен дә мөһим.

2 нче киңәш. Органик калдыкларны черетергә

Азык калдыклары полигоннарда аларның таркалуы һәм метан бүлеп чыгаруы белән куркыныч. Бу өйләрдә чүп-чар пакетларга тутырыла, аларны чүплеккә алып китәләр һәм этергеч трактор белән тыгызлыйлар, шуның аркасында кислородсыз мохит барлыкка килә.

Метан бүленеп чыкмасын өчен органик калдыкларны аерым җыярга кирәк. Өй шартларында ЭМ-контейнерларны кулланырга була, ул «нәтиҗәле микроорганизмнар» контейнерлары дигәнне аңлата. Мондый контейнерлар эшкәртүнең беренче стадияләрен үти. Алга таба эчтәлекне черетергә кирәк. Тулырак мәгълүмат сылтама буенча мөмкин.

3 нче киңәш. Бер тапкыр кулланыла торган әйберләргә алмаш табу

Пластик куллануны киметү өчен бер тапкыр кулланыла торган әйберләргә алмаш табарга мөмкин. Мәсәлән, пакет-майкалар урынына шоперлар яки авоськалар куллану яхшырак – бу үз тормышларына экокүнекмәләр кертә башлаган кешеләр игътибарга ала торган иң гади кагыйдәләрнең берсе.

Әгәр дә азык-төлекне (яшелчә, җиләк-җимеш һәм башкалар) сатып алырга килгәндә, полиэтилен пакетларны мамык, җитен, нейлон һәм башка материаллардан күп тапкыр кулланыла торганнарга алыштырырга мөмкин. Алар интернет-кибетләрдә сатыла, шулай ук аларны мөстәкыйль рәвештә тегәргә мөмкин. Мондый пакетлар күп урын алып тормый, аларны кулланганнан соң кул белән юып куярга кирәк.

Моннан тыш, күп тапкыр кулланыла торган су шешәсе дә сатып алырга мөмкин. Казан буенча шешәгә бушлай су җыярга мөмкин булган рефил-нокталар бар. Алар җәмәгать туклануы йортларында урнашкан, тулы исемлек сылтама буенча бастырылган.

«Тагын икенчел чималдан ясалган товарларны, мәсәлән, полиэтилен пакетлардан букчаны, соктан ясалган куен дәфтәрләрен, теш щеткаларыннан каләмнәрне яки ватык скейтбордтан ясалган бизәнү әйберләрен куллана башларга мөмкин», — дип сөйләде Фәридә Газимова.

Көнкүреш химиясен сатып алганда, Россия сыйфат билгесе һәм экология берлегенең «Листок жизни» яшел билгесе булган товарларга өстенлек бирү яхшырак. Мондый продукция сәламәтлек һәм экология өчен куркынычсыз.

4 нче киңәш. Кибеткә барыр алдыннан кирәкле әйберләр исемлеген төзергә

Сатып алулар исемлеген төзү — акчаны янга калдыру һәм бер тапкыр кулланыла торган төргәкләрне файдаланудан туктату экогадәте.

«Нинди продуктлар калганын алдан карарга кирәк. Алар бозылмасын өчен, ризык әзерләргә кирәк, алар белән яңа рецептлар уйлап табарга тырышыгыз», – дип киңәш итә Фәридә Газимова. Яшелчә һәм җиләк-җимешне үлчәп сата торган кибетләргә йөрергә кирәк, шул ук вакытта үзегез белән күп тапкыр кулланыла торган пакетлар алырга кирәк, дип өстәде.

Екатерина Карпухина билгеләп үткәнчә, кайбер продуктлар өчен төрү бөтенләй кирәкми: «Мәсәлән, бананнар – аларның тиресе тыгыз, бу, асылда, табигый төрү булып тора. Бу башка яшелчә һәм җиләк-җимешләргә дә кагыла. Табигать инде барысын да үзе эшләгән».

5 нче киңәш. Фикердәшләр табарга

Әгәр фикердәшләрегез булса, экогадәтләрне саклау күпкә җиңелрәк. Экохәрәкәткә электрон документ әйләнешенә күчәргә һәм мәгълүматны кәгазьнең ике ягында бастырырга тәкъдим итеп, хезмәттәшләрне җәлеп итәргә мөмкин – кәгазьне бөтен бүлек белән җыярга һәм тапшырырга мөмкин (моны кәгазь дымланмасын һәм икенчел чимал буларак кыйммәтен югалтмасын өчен пакетларда эшләү яхшырак).

6 нчы киңәш. Техниканы җентекләп сайларга һәм әйберләр белән алмашырга

Калдыкларны сортларга аерудан тыш, башка экогадәтләр дә күп. Аларга велосипедта яки җәмәгать транспортында йөрү, җәяү йөрүләр керә. Шулай ук әйберләрне һәм аяк киемнәрен төзәтергә кирәк, ә кирәкмәгән әйберләрне коллегаларга, туганнарга, дусларга тәкъдим итәргә яки аларны кирәкле әйберләргә, мәсәлән, әйбер алмашу базарларында (фримаркетта) алыштырырга мөмкин.

Моннан тыш, энергия нәтиҗәлелеге күрсәткече югары булган техниканы сайларга кирәк. «Өстәп әйтәм: әгәр без экогадәтләрне гамәлгә кертәбез икән, куллануны киметәбез һәм ресурсларны саклыйбыз, димәк, шәһәребездә су һәм һава чиста булсын өчен ярдәм итәбез. Электр энергиясен азрак кулланганда, җылылык электр станцияләреннән чыгарылмалар азрак булачак. Шулай ук без хисаплар буенча азрак түләячәкбез, ә бу акчаны янга калдыруга япдәм итәчәк, бу тагын бер стимул булырга мөмкин», – дип аңлатты Екатерина Карпухина.
Барлык яңалыклар