В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Г.Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда «Оммаж», Gauga һәм qaynar чыгыш ясаячак.
Фото: Марат Мөгыйнов
8:00 сәгатьтә Г.Тукай скверында татар шагыйре һәйкәленә чәчәкләр салыначак. Чарада республика рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашыр дип планлаштырыла.
11:00 сәгатьтә М.Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театрында бәйрәм концерты була. Анда республиканың әйдәп баручы солистлары һәм мәдәният эшлеклеләре чыгыш ясаячак. Традиция буенча, концертта Рөстәм Миңнеханов 2023 елгы Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреатларын игълан итәчәк.
Шигърият бәйрәме 14:00 сәгатьтә М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры янында урнашкан Г.Тукай һәйкәле янында башланачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
16:00 сәгатьтә тантана Г.Камал исемендәге татар театры каршындагы мәйданга күчәчәк, анда гала-концерт һәм «Мин татарча сөйләшәм!» республика бәйге-акциясенә нәтиҗәләр чыгарылачак. Тамашачылар алдында «Оммаж», Gauga, qaynar, «Дышать», «Караш», Enaecash, Yatmas Dusai, Айрат Хайруллин, Анастасия Макарова, АлияНур, Ilgiz һәм Arslan татар төркемнәре һәм башкаручылары чыгыш ясаячак.