Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.08.2024, 16:53

Физик активлыкны ничек тормышның бер өлеше итәргә һәм күнекмәләрдән канәгатьләнү хисе алырга: Казан спортчыларыннан киңәшләр

Физкультурачылар көненә Олимпия уеннары призеры, гимнаст һәм футболист киңәшләр белән бүлеште

Россиядә ел саен августның һәр икенче шимбәсендә Физкультурачылар көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм тренерларны, педагогларны һәм профессиональ спортчыларны берләштерә. Бу көнне төрле чаралар үткәрелә, анда катнашучылар танылган спортчылар белән таныша яки спортка тартыла башлый. Әмма моны бәйрәм көнендә генә эшләп була икән дигән сүз түгел – хәзер шәһәрдә 17 муниципаль спорт мәктәбе һәм 2 меңнән артык спорт объекты эшли. Шул ук вакытта Казанда яшәүчеләрнең 62% тан артыгы, яшьләре өч яшьтән 79 яшькәчә булганнар, даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә. Аларга һәркем кушыла ала, моның өчен KZN.RU порталы спортны ничек тормышның бер өлеше итәргә һәм күнекмәләрдән ләззәт ала башларга кирәклеге турында киңәшләр җыйды.

Атказанган спорт мастеры: «Спорт төрен билгеләгез, максат куегыз һәм шуңа барыгыз»

76 яшендә Россия Федерациясенең атказанган спорт мастеры, Россия Федерациясенең атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре Александр Васильевич Плюшкин һәр иртәне Ишкәкле спорт төрләре үзәгендә ике сәгатьлек күнегүләр белән башлый. Җәен көч таләп итә торган шөгыльләр Казансуда, ә кышын залда махсус тренажерларда уза. Ишкәкче 1976 елгы Җәйге Олимпия уеннарында бронза, 1974 һәм 1975 елгы дөнья чемпионатында көмеш медальләр, 1973 елгы Европа чемпионатында алтын медаль иясе.

Александр Васильевич әйтүенчә, сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен күңелгә хуш килердәй спорт төрен билгеләргә, ә соңыннан үзеңә максат куярга кирәк. Нәтиҗәгә ирешергә дөрес сайлап алынган күнегүләр ярдәм итәчәк. Спорт рухын саклап калу өчен атнага өч дәрес тә җитә.

Даими күнегүләр ихтыяр көчен ныгытырга ярдәм итәр, дип саный атказанган спорт мастеры: «Озын аралыкны үткәч яки катлаулы шөгыльдән кайткач, синдә үз-үзеңә ышаныч туа. Моны мин үземдә сынап карадым».

Сәламәт яшәү рәвеше баланслы туклануны да, шулай ук зарарлы гадәтләрдән баш тартуны да күздә тота. «Спорт кешесен йөреше буенча билгеләргә була, ул һәрвакыт күтәренке күңелле күренә. Мин ярышларда 80 яшьлек спортчыларны еш күрәм, тик аларга ул яшьне биреп булмый, алар яшь күренә», – дип уртаклашты Олимпия уеннары призеры.

Александр Васильевич фикеренчә, яшь буын хәзер аз хәрәкәтләнә, ә 50-60 ел элек яшьләр иртәдән кичкә кадәр ишегалдында уйнаган, кышын кар көрәгән, утын ярган һәм су ташыган. «Яшьләргә физик культура һәм спорт белән актив шөгыльләнергә киңәш итәм. Күзәтәм, хәзерге яшьләр ярамаган нәрсәләрне инде чиктән тыш күп кулланмый, ә күп шөгыльләнәләр. Безнең Казанда спорт тормышын алып бару өчен барлык шартлар да тудырылган. Спортның төрле төрләре буенча күп чаралар үткәрелә», – дип сүзен тәмамлады әңгәмәдәш.

БРИКС уеннары чемпионы: «Башта җиңел күнегүләргә игътибар юнәлдерегез»

Брикс уеннары чемпионы, гимнаст һәм «Үзәк» ФСБ тәрбияләнүчесе Даниел Маринов сәламәт яшәү рәвешен зарядкадан башларга киңәш итә – ул көн буена күңел күтәренкелеге бирә. Өй күнегүләре өчен уңайлы кием һәм кроссовкалар кирәк булачак. «Тагын кулларга, аякларга төрле күнегүләр өчен фитнес-резинкалар җыелмасын сатып алырга мөмкин, алар ярдәмендә шулай ук иңбаш, кул буыннарын йомшартырга мөмкин», – дип киңәш итте спортчы.

Көч таләп итә торган дәресләр даими булсын өчен, максат булырга тиеш: «Моны ни өчен эшләвеңне, күнекмәләр аша нәрсәгә килергә теләвеңне аңлау мөһим. Син омтылган дәрәҗәне билгеләргә кирәк. Мәсәлән, зарядкадан башларга, аннары көн тәртибенә йөгерү яки паркларда шөгыльләр кертергә, ә аннары залдагы күнекмәләргә күчәргә».

Әгәр күнегүне башкарганда уңайсызлык хисе туа икән, аны эшләүне туктату яхшырак. Микротравма җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, дип аңлата спортчы. Ул акрынлап камилләшергә, ә башлангыч этапта игътибарны җиңел күнегүләргә юнәлдерергә киңәш итте.

Физик активлык тормышта көн дә очрый торган вакыйгалар, гадәтилектән. читкә китәргә ярдәм итә, бу күнегүләр өчен өстәмә мотивация булырга мөмкин. «Минем очракта спорт – ул эш. Көч таләп итә торган күнегүләр йомшартуга караганда, күбрәк тонуста тоталар, әмма шул ук вакытта баш миен бушатырга ярдәм итәләр», – дип саный Даниел Маринов.

Спорт мәктәбе тренеры: «Шөгыльләр өчен шартлар артыннан кумагыз һәм фикердәшләр эзләмәгез»

Спорт белән шөгыльләнү тормыш позициясен формалаштыра, күңел халәтенә һәм сәламәтлеккә йогынты ясый, дип саный «Савиново» спорт мәктәбенең футбол буенча тренер-укытучысы Алексей Борисов. Аның сүзләренчә, спорт гадәтләрен үтәүче кешеләр вакыт узу белән туклануны, йокыны һәм хәтта аралашу стилен дә камилләштерә.

Спорт белән шөгыльләнүне зур ихтыяр көче булган кешеләр гадәткә кертә ала. Моның кирәклеген һәм әһәмиятен аңларга кирәк. Күнекмәләр эшләүне сайлау һәрвакыт аңлы рәвештә башкарылганда гына гадәт формалаша ала.

Моннан тыш, физик йөкләнеш темпын акрынлап арттыру яхшырак. «Шартлы рәвештә, иртәне биш минутлык йөгерүдән башларга, бер көннән планканы 10 минутка кадәр күтәрергә һәм башкалар. Организм йөкләнешләргә күнеккәндә, күнегүләр күпкә җиңелрәк биреләчәк һәм вакыт узу белән спорт белән шөгыльләнүнең тотрыклы гадәте формалашачак», – дип аңлата Алексей Борисов.

Башлап килүче һәвәскәр спортчыларга тренер дәресләр үткәрүнең билгеле бер шартлары артыннан кумаска, шулай ук фикердәшләр эзләүгә игътибар итмәскә киңәш итә. «Бу төп хата, чөнки сезнең сәламәтлек беренче чиратта дусларыгызга түгел, ә сезгә кирәк. Ышаныгыз, сез үз фикерләрегез һәм сәламәтлегегез белән япа-ялгыз, сезне читкә юнәлтәчәк тышкы факторлар булмаганда спорт белән шөгыльләнү күпкә уңайлырак һәм нәтиҗәлерәк. Бу мәсьәләдә бәйсез булыгыз һәм үзегезнең дөрес гадәтләрегезне башка кешеләр йогынтысыннан башка мөстәкыйль рәвештә формалаштырыгыз», – дип ассызыклый Алексей Борисов.

Барлык яңалыклар