В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары арасында дәүләт йомгаклау аттестациясе үзенчәлекләре турында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында сөйләячәкләр
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче июнь). Татарстанда 9 нчы июньдә 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары арасында дәүләт йомгаклау аттестациясенә багышланган кайнар линия эшләячәк. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Республика халкының сорауларына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре, мәгариф, фән һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеген үстерү буенча Татарстан Иҗтимагый палатасы комиссиясе рәисе һәм әгъзалары җавап бирәчәк.
Консультацияләр 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр +7(800)350-44-72 телефоны буенча биреләчәк. Шулай ук сорауларны ТР Иҗтимагый палатасының интернет-кабул итү бүлмәсе аша 8 нче июньгә кадәр бирергә мөмкин булачак.