В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чара Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта узачак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU 22 нче ноябрь). Иртәгә Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта «Найм сәнгате һәм идарә итү. Беркем дә кулланмый торган HR эксклюзив инструменты» дип аталган стартап-иртәнге аш узачак. Спикер хезмәткәрләрне ничек дөрес эшкә алу турында белемнәре белән уртаклашачак һәм ни өчен команданың бизнес өчен мөһимлеген сөйләячәк.
Чарада кунаклар шулай ук ничек итеп HR-процессларны оптимальләштерергә, идеаль оештырылган команда тупларга, персонал белән идарә итү хезмәткәрләренә нинди хаталар ясарга ярамый икәнен белә алачак.
Стартап-иртәнге ашка алдан теркәлү буенча керү ирекле. Теләге булганнарны Спартак урамы, 2 адресы буенча IT-паркның беренче катындагы кафеда көтәчәкләр. Чара 9:00 сәгатьтә башлана.
Эксперт чыгышыннан соң сылтама буенча кире элемтә калдырырга мөмкин. Шулай ук кунаклар үзләре алдагы чараларда спикерлар була ала, моның өчен форманы тутырырга кирәк.