Ни өчен фатиха алу мөһим, һәм сәламәтлек чикләре бармы – KZN.RU порталы материалында.
Фото: Денис Гордийко
Кешеләр, христиан дине барлыкка килгәнче үк, төрле постлар тотканнар, дип билгеләп үтте Казан епархиясенең миссионерлар бүлеге рәисе, рухани Александр Ермолин. Аның сүзләре буенча, бу төрле кайгылы очракларга яки ант буенча тотылган постлар булган. Хәзерге аңлаудагы Бөек пост III гасырда башлана.
Беренчесе Гайсә Мәсихнең чүлдә үткәргән 40 көне, ә икенчесе аның җирдәге тормышының соңгы көннәре турындагы истәлекләргә багышланган.
«Әгәр без Ветхий Завет традициясендәге һәм христиан традициясендәге постны карасак, ниндидер принципиаль аерма булачак. Ветхий Завет чорында көн дәвамында ризыксыз булганнар һәм судан баш тартканнар. Хәзер исә без пост вакытында кайбер ризыклардан – ит һәм сөт продуктларыннан, йомырка, балык һәм башкалардан тыелабыз. Өстәвенә, постның заманча версиясе кешелекне яратучан», - дип аңлатты А.Ермолин.
Шул ук вакытта Бөек постның асылы тән авырлыгын югалту һәм организмыңны чистарту түгел, ә даими ризык ашау халәтеннән чыгу һәм дөнья мәшәкатьләреннән котылу мөмкинлеге икәнен аңларга кирәк. «Бөек пост – ул үзмаксат түгел, ә чара, – дип ассызыклады рухани. – Кеше ниндидер вәсвәсәләрне җиңеп һәм чикләүләрне кичереп, Аллага бераз гына булса да якынлаша алсын өчен үткәрелә торган чара. Гади тормышта безгә иртәнге, төшке аш, көндезге аш, кичке аш кирәк, гел үзебезгә нәрсәдер кулланырга телибез. Шуңа күрә пост әлеге түгәрәктән чыгу юлы».
Бөек пост – Чиркәү белән үткәрелергә тиешле вакыт, һәм аннан башка ул үз мәгънәсен тулысынча югалта, дип игътибар итте А.Ермолин. Пост тотар алдыннан руханидан фатиха алырга кирәк – ул һәрбер очракта нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеген күрсәтәчәк. Бу аеруча постны беренче тапкыр тотарга планлаштыручылар өчен актуаль, чөнки белем булмау аркасында уңышсызлыклар булырга мөмкин.
«Үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнергә кирәкми. Пост – ул безнең гөнаһларыбызга каршы көрәштә ярдәм итә торган дару, һәм аны дөрес кулланырга кирәк. Чиркәү белән бер дулкында булырга кирәк. Ул да пост тота. Безнең гыйбадәт кылу тәртибебез тулысынча үзгәрә – бу бик матур һәм озын гыйбадәтләр, алар безне ниндидер рухи дөньяга көйли. Әгәр дә кеше ит ашамаса, шул ук вакытта гыйбадәтханәгә йөрмәсә, ул веган гына», – дип уртаклашты рухани.
Барлык кешеләрнең дә сәламәтлеге, мәшгульлеге һәм чиркәү тормышы тәҗрибәсе төрле, әмма пост барыбер булырга тиеш, аның катгыйлык дәрәҗәсе генә төрле була ала, дип ассызыклады А.Ермолин. Әйтик, йөкле һәм имезүче хатын-кызлар, авыру кешеләр һәм вакытлыча туклануларын үзгәртә алмаучыларга постны йомшартырга яки тотмаска мөмкин. Мәсәлән, дәвалану өчен шифаханәгә баручыларга, хәрби училищеда яки төрмәдә булган очракларга кагыла. Бу очракта да фатиха алырга кирәк.
«Пост – үз өстеңдә эшләү. Мин һәркемгә әлеге чорда гади генә рухи эш алып барырга киңәш итәр идем. Мәсәлән, Евангелиены я башка рухи китапны укырга мөмкин. Күршегә кар чистартышырга яки күп балалы гаиләгә ярдәм итәргә мөмкин», - дип тәкъдим итте рухани.
Бөек постка берничә атна кала әзерләнә башлыйлар. Мәсәлән, Чиркәү башка илаһи гыйбадәт ритмына күчә. Пост алдыннан килүче соңгы атнада Май чабу бәйрәме билгеләп үтелә. Бәйрәмнең максаты – зарарлы ризык белән тукланып бәйрәм итү түгел, ә алдагы чикләүләргә әзерләнү мөмкинлеге. Әйтик, бу чорда иттән баш тартырга мөмкин инде. Пост алдыннан соңгы көн Кичерү якшәмбесе дип атала.
«Ләкин бу мессенджерга әллә ничә рәсем җибәрү өчен түгел. Гафу итү – ул хәбәрләр җибәреп утыру түгел, ә күпкә җитдирәк нәрсә. Без Аллаһыдан һәм якыннарыбыздан гафу үтенәбез һәм чиста намус белән пост тотабыз. Бөек пост алдыннан һәркем белән татулашырга кирәк, чөнки авыр вакыт якынлаша. Әгәр без якыныбызны кичермәсәк, үзебезгә нинди кичерү булырга мөмкин?» – диде А.Ермолин.
Бөек пост төп христиан бәйрәме – Пасха алдыннан уза. Кешегә шунда ук кибеткә чабарга һәм пост вакытында баш тарткан ризыкларны алырга кирәкми. Әлеге чорны Чиркәү янында үткәрү яхшырак, дип киңәш итте ахырда рухани.
Бөек постны үтәү турында карар кабул иткәнче, сәламәтлегеңә игътибар итәргә кирәк, дип җиткерә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының гомуми табиб практикасы буенча баш штаттан тыш белгече, КДМУның госпиталь терапия кафедрасы доценты Люция Фәйсханова. Аның сүзләренчә, пост хроник авырулардан җәфа чигүчеләргә, аерым алганда, йөрәк-кан тамырлары системасы, ашказаны-эчәк тракты белән ачыручы кешеләргә тотарга киңәш ителми.
Балаларга һәм йөкле хатын-кызларга пост тоту кирәк түгел, чөнки аларның организмы аеруча да аксымга мохтаҗ. «Йөклелек вакытында хатын-кыз яңа тормыш барлыкка китерә, аңа аксым төзелеш материалы буларак кирәк, бу яңа организмның «кирпечләре». Әгәр дә хатын-кыз аларда үзен чикли икән, әлбәттә, баланың үсеше белән проблемалар килеп чыгу ихтималы бар», - дип игътибарны юнәлтте белгеч.
Л.Фәйсханова аксым кеше организмы буенча файдалы матдәләр күчерүен ассызыклады. Әгәр дә ул азайса, транспортировкалана торган матдәләр җитмәү аркасында, проблемалар килеп чыгарга мөмкин.
Әгәр сәламәтлек буенча каршылыклар булмаса, Бөек постка әзерләнә башларга мөмкин – аны бер атна эчендә башлау яхшырак. Бу аеруча постны беренче тапкыр тотарга планлаштыручылар өчен файдалы булачак. Мәсәлән, башта ит куллануда үзеңне чикләргә мөмкин, ләкин диетада балык, май һәм сөт продуктларын калдырырга кирәк. Әлеге чорда кеше хайван аксымнарына кытлык кичергәнгә, аларны үсемлекләрнекенә алыштырырга мөмкин – алар борчак, фасоль, кукуруз, чикләвек һәм башка ризыкларда очрый.
Постның беренче берничә көне шактый авыр булырга мөмкин, ару, хәлсезлек булырга, баш әйләнергә мөмкин. Шуңа күрә эштә берничә көн ял итү яки эшләрне киметү яхшы булачак.
«Аннары җиңеллек хисе туа. Әлеге чорда физик активлыкны гадәти вакытка караганда саклау кайвакыт җиңелрәк тә. Шуңа күрә кеше үзендә җитәрлек көч тойса, спорттан һәм башка активлыклардан баш тартмаска мөмкин», – дип билгеләде Л.Фәйсханова.
Әгәр дә пост вакытында булган авырулар көчәя башласа, симптомнарны игътибарсыз калдырмагыз – табибка мөрәҗәгать итегез. Катгый чикләүләр фонында билгеләнгән дәвалау тиешле нәтиҗә бирмәскә мөмкин, шуңа күрә постны өзү урынлы булыр.
Пост атнасы – авыр чор, дип ассызыклады Л.Фәйсханова. Әлеге вакыт эчендә туклану чикләүләре бик катгый. Пасха бәйрәмен үткәргәндә, кеше туклану режимын кискен бозарга мөмкин – бу бик тә куркыныч. Бу очракта ашказаны-эчәк тракты яки ашказаны асты бизе белән проблемалар булырга мөмкин.
«Кешеләр үзләрен озак вакыт ризыктан чикләгәннән соң, 40 көнгә кадәр ашамаган майлы һәм башка зарарлы ризыкларны ашый башлый. Бөек посттан чыгу, сәламәтлеккә кыенлыклар һәм проблемалар булдырмасын өчен, аңа керү кебек үк ипләп башкарылырга тиеш», - дип аңлатты Л.Фәйсханова.
Ахырда ул постны уңайлы тәмамлау өчен бер атна чамасы вакыт кирәклеген өстәде. Әлеге вакыт эчендә сез пост вакытында баш тартырга тиеш булган ризыкларны әкренләп диетага кертергә тиеш. Камыр ризыкларын, кыздырылган ризыкларны һ.б. артык куллану киңәш ителми.
«Мин Бөек постка диета яки организмга физик йогынты ясау буларак карамаска чакырам, чөнки нигездә барыбер рухи кыйммәтләр ята. Шуңа күрә кеше үзенең рухи дөньяга ияләшә алуын сизсә, һәм моның өчен аңа пост тотарга кирәк икән, аңа моны эшләргә җиңел булачак», – дип йомгаклады Л.Фәйсханова.
Фото: Александр Ермолин һәм Люция Фәйсханованың шәхси архивы