Катнашу өчен теркәлү кирәк
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче ноябрь). Бүген, 27 нче ноябрьдә, 19:00 сәгатьтә Казан Кремленең Гавами урыннары лекториенда Татарстан Республикасының су инфраструктурасын үстерү турында фикер алышу булачак. Чара «Шәһәр модераторлары» программасы кысаларында узачак.
Катнашучылар һәм спикерлар республиканың су киңлекләре потенциалы турында фикер алышачаклар, шулай ук су-туристлык индустриясен үстерү өчен нәрсә кирәклеген өйрәнәчәкләр. Экспертлар су транспортын ничек үстерергә, шулай ук су янындагы җәмәгать киңлекләрен модернизацияләү идеяләре белән уртаклашачаклар.
Чара кунаклары спикерлар чыгышыннан соң сораулар бирә яки тәкъдимнәр кертә алачак.
Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк. Башлану вакыты 19:00 сәгатькә билгеләнгән, урыннар саны чикләнгән.