Барлык теләүчеләр өчен керү ирекле
Фото: Денис Гордийко
Очрашу барышында экспертлар территорияне төзекләндерү һәм яшәү дәрәҗәсенең Казанда калу һәм аны яхшырту теләгенә ничек тәэсир итүе, ә ата-аналар җәмгыятьләренең шәһәрне ничек үзгәртә алуы турында фикер алышачак. Шулай ук чыгыш ясаучылар кайсы илкүләм проектлар сәламәт гаилә институтын үстерүгә ярдәм итә, аның белән икътисадның үсеше ничек бәйле, ни өчен балалар һәм аларның ата-аналарының ихтыяҗлары шәһәр мохитен формалаштыруда өстенлекле булуы турында сөйләячәкләр.
Дискуссиядә ТР премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Елена Студеникина, ТР шәһәрләрен үстерү институтының торак территорияләрен үстерү бүлеге җитәкчесе Гүзәл Заһидуллина, ТР Милли китапханәсе директоры урынбасары Тәбрис Яруллин, Казанның Халыкара мәктәбе директоры Нияз Гафиятуллин, катнаш проектлау буенча эксперт Надежда Снигирева һәм блогер Алинә Гыймалтдинова чыгыш ясаячак.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, чарага керү ирекле, бары алдан теркәлү узарга кирәк. Кунакларны 19:00 сәгатьтә Пушкин урамы, 86 адресы буенча урнашкан конференцияләр залында көтәчәкләр.