Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.05.2021, 09:25

Казанда кафе һәм рестораннар җәйге верандаларны яңадан бушлай урнаштыра алачак

Аларга 326 сәүдә объектының яртысы туры килә, алар бу сезонда шәһәр урамнарында эшләячәк.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче май, Ксения Швецова). 1-нче майдан Казанда сезонлы җәйге сәүдә рәсми рәвештә башланып китте. Эшкуарлар теләге буенча төзелгән объектларны урнаштыру схемасы 326 урынны үз эченә ала, аларның яртысы җәйге верандаларга туры килә. Аларның хуҗалары Казан Мэры Илсур Метшин карары белән узган ел коронавируска бәйле рәвештә кертелгән ярдәм чараларыннан элеккечә файдалана ала. Бу хакта бүген шәһәр Башкарма комитетында узган аппарат киңәшмәсендә Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов хәбәр итте.

Җәйге стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру хокукын гамәлгә ашыру аукционнары алдан, узган елның ноябрендә үк, эшкуарларга уңайлы булсын өчен, игълан ителде. 16 аукционда 120 лот куелган иде. Схемага кертелгән объектларның 50%-тан артыгы җәйге верандаларга туры килә. Алар казанлылар арасында популярлык казана, моннан тыш, ачык һавада җәмәгать туклануы объектларында кафе һәм рестораннардагыга караганда коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычы түбәнрәк. «Узган елдагы кебек үк, шәһәр Мэры Илсур Метшин карары буенча веранда урнаштыру хокукы түләүсез нигездә бирелә», – дип ассызыклады Р.Фазылҗанов.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров аларны урнаштыру кагыйдәләрен үтәүне игътибар белән контрольдә тотарга чакырды. «Иң күп килешүләр бездә җәйге верандаларга төзелгән, һәм бу аңлашыла, эшмәкәрлек өчен ташламалы шартлар озайтылган бит. Ләкин мин веранданың урнашуын һәм тышкы кыяфәтен контрольдә тотуны сорыйм. Без эшмәкәрләргә каршы барабыз, әмма алар да үз бурычларын үтәргә тиеш», – диде Р.Гафаров.

Казан эшмәкәрләренең шулай ук җиләк-җимеш һәм яшелчәләр сату урыннарына, туңдырма һәм салкынча эчемлекләр белән сәүдә объектларына да ихтыяҗ зур булган. Р.Фазылҗанов сүзләренә караганда, быел әлеге категория объектларны сезонлы сәүдә объектларын урнаштыру хокукы өч елга гамәлгә ашырылган, моңа кадәр булган кебек, бер генә елга түгел.

Эшмәкәрләр сезонлы сәүдә объектларын урнаштырганнан соң, аларның эшен кулланучылар базары комитеты, районнар администрацияләре, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты вәкилләре составындагы комиссия тикшереп тора. Шул ук вакытта фактта биләнә торган мәйданның һәм объектның тышкы кыяфәтенә туры килүенә аерым игътибар биреләчәк. Шул исәптән комиссия тел турындагы канунның үтәлешен, тиешле табличкаларның һәм күрсәткечләрнең булуын тикшерәчәк. «Әгәр хокук бозулар ачыкланса, комитет берьяклы тәртиптә килешүне өзәргә һәм объектны демонтажларга мәҗбүр булачак», – дип кисәтте Р.Фазылҗанов.

Килешүләр нигезендә сезонлы җәйге сәүдә ноябрьдә төгәлләнәчәк. Шуннан соң эшмәкәрләр үз сәүдә объектларын мөстәкыйль рәвештә сүтәргә тиеш булачак.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 11.05.2021
Видеорепортаж
11.05.2021 12:01
Казанда аукционнарда 149 сезонлы сәүдә урыны сатылды
Барлык яңалыклар