Күчмә киңәшмә Аракчино бистәсендә Идел су суырту объектларында үтте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы сентябрь, Алена Мирошниченко). “Водоканал” МУП китергән эчә торган суның сыйфаты буенча бүген Казан шәһәр Думасы депутатлары күчмә киңәшмә барышында фикер алыштылар. Чара Аракчино бистәсендә Идел су суырту объектларында үтте. “Водоканал” директоры Андрей Егоров депутатларга объект буенча экскурсия оештырды һәм аларга су чистарту нечкәлекләре турында сөйләде.
Депутатлар елгадан су алына торган объектта, чистарту станциясендә һәм икенче су суырту объектвнда булдылар. Биредә барлык процесслар да автоматлаштырылган, дип хәбәр итте А.Егоров. ул билгеләп үткәнчә елдан-ел алына торган су сыйфаты начарая. Сәбәбе – гражданнарның табигать ресурсларына салкын каравы. Сулыкларны пычратуны туктатмасак, эчә торган су бары 50 елга гына җитәчәк, дип ассызыклады предприятие директоры.
Су алынгач, чистарту станциясенә эләгә. Андрей Егоров депуталарга су чистарту процессын сөйләде.
Күчмә киңәшмәдә катнашкан Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең коммуналь гигиена буенча надзор бүлеге җитәкчесе Энҗе Сибгатуллина хәбәр иткәнчә, 6 ай эчендә кабул ителгән зарларның 2% (27 зар) су сыйфатына кагыла. Ул искәртеп үткәнчә, Казанда сулыкларда су сыйфаты 33 күрсәткеч буенча даими рәвештә тикшерелеп тора. Алар таләпләргә туры килә, туры килмәгән очракта, хокук бозучыларга штраф каралган.
“Водоканал” суны краннан эчәргә яраклы хәлгә җиткерә, диде Андрей Егоров. Шул ук вакытта, аны шешә суы белән чагыштырып булмый, диде директор. “Безнең су 1000 литрга 19 сум тора. шуның өстенә беренчесендә консервантлар бар. Махсус фильтрлар кеше өчен кирәк бөлган файдалы микроэлементларны юк итәләр. Безнең суда файдалы бактерияләр һәм кирәкле микроэлементлар бар”, - диде ул.
Суның челтәрләрдә пычрануы аны краннан эчү өчен бердән-бер киртә булып тора ала. Моның белән кайбер районнарда яшәүчеләр очрашып тора. Андрей Егоров предприятиенең төп проблемаларының берсе булып финанслау җитмәүне билгеләп үтте. Моның өчен 1,5 млрд сум кирәк.
Билгеләп үтәргә кирәк, “Водоканалның” инвестицион программасы 300-дән артык проекты били. Алар арасында – “Заречная” КНС, чистарту корылмаларын реконструкцияләү, су суырту корылмаларын яңарту, суүткәрү төеннәре төзү һ.б. Капитал кертүнең гомуми суммасы 44 млрд сум тәшкил итә.
“Объектта нинди үзгәрешләр баруны халык белми дә, күрми дә. Шул ук вакытта финанслау җитмәү проблемасы да бар, ләкин “Водоканал” аларны хәл итә”, - диде Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Людмила Андреева.