(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июль). Качалов театры 11-нче сентябрьдә тамашачылар өчен үз ишекләрен ачарга планлаштыра. Яңа 230-нчы сезон «Дуамал көн, яки Фигароның өйләнүе» комедиясеннән башланачак.
Сезонның беренче премьерасын - Илья Славутский куелышында «Караклар балы»н - 17-нче сентябрьдә тамашачыларга тәкъдим итү күздә тотыла. Спектакльдә Татарстанның атказанган артистлары Елена Ряшина, Марат Голубев, Алексей Захаров, шулай ук Павел Лазарев, Александр Малинин, Славяна Кощеева, Ксения Храмова, Виктор Шестаков, Илья Скрябин һәм башкалар катнаша.
Моннан тыш, яңа сезонда актер Василий Качаловның 145 еллыгына багышланган күргәзмә ачу планлаштырыла. Бу - театр музее, А.А.Бахрушин исемендәге Дәүләт үзәк театр музее һәм МХАТ музееның уртак проекты.
Театрда тамашачылар һәм хезмәткәрләрнең сәламәтлеген саклау өчен барлык шартлар да тудырылган. Тамашачылар залында утырту эпидемиологлар киңәшләре нигезендә башкарылачак, биналарны дезинфекция чаралары белән күп тапкырлар чистарту каралган. Холлда һәм залларда һаваны зарарсызландыру системалары, кул өчен антисептиклы диспенсерлар урнаштырылган, керү юлында температура тикшереләчәк. Тамашачылар залында заманча вентиляция системасы эшли, аның ярдәмендә һава циркуляцияләнә һәм урамга чыга, дип хәбәр иттеләр театрның матбугат хезмәтендә.