Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.07.2023, 12:38

Иртәгә «Водоканал» цирк бинасы янындагы су чыгару челтәрләрендәге аварияне бетерәчәк

Эшләр вакытында янәшәдәге биналарның канализациясе сүндерелмәде, суырткыч техника эшли

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче июль). Казан циркы бинасы янындагы канализация коллекторы өстендә асфальт җимерелгән урында бүген 10 берәмлек техника һәм 15 белгеч эшли. Иртәгәгә җимереклек бетереләчәк, дип хәбәр итә «Водоканал» МУП. Авария кичә 1980 елда төзелгән үткәргеч торбаның өске өлеше җимерелүе аркасында килеп чыккан.

Авария диаметры 500 мм булган 2 м тирәнлектәге коллекторда булды. «Водоканал» МУП гаризаны чәршәмбе көнне якынча 15:00 сәгатьтә ала, ярты сәгатьтән соң белгечләр участокта булалар һәм эшне башлыйлар.

«Хәзер җимереклекне бетерү буенча эшләр бара. Моның өчен якынча 15 погон метрлы үткәргеч торба участогы алыштырылачак. Авырлыклар юк диярлек. Барлык эшләр дә су чыгару челтәрләрен сүндермичә башкарыла, шуңа күрә участокта су суырткыч чаралары урнаштырылды», – дип шәрехләде предприятиенең канализация хуҗалыгы идарәсе башлыгы Марат Сибгатуллин.

Үткәргеч торбаны «торбадагы торба» ысулы белән алыштырачаклар – бу ысул стандарт һәм уңайлы. Иске торбага озынлыгы 15 погон метр булган яңасы кигертеләчәк. Хәзер авария бригадасы иске торбадан ләм, чүп-чар, ташлар һәм кирпечләрне суырта.

Эшләр вакытында Кремль яр буе урамындагы өч полосаның берсе ябык. Аварияне бетергәннән соң һәм участокны төзекләндергәннән соң, иртәгә аның буенча хәрәкәтне торгызу планлаштырыла.

Фоторепортаж
Цирк бинасы янындагы су чыгару челтәрләрендә аварияне бетерү
Барлык яңалыклар