Килүчеләр сугышта катнашучыларның фотосурәтләрен, документларын, шәхси әйберләрен, шулай ук сугыш кырыннан танклар һәм самолетлар детальләрен күрәчәкләр.
Фото: ТР Милли музее матбугат хезмәте
(Казан шәһәре, KZN.RU, 27 нче гыйнвар). 2 нче февральдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында «Иделдә ныгытма» күргәзмәсе ачылачак. Сталинград сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган экспозициядә 50 дән артык экспонат – фотографияләр, документлар, катнашучыларның шәхси әйберләре, шулай ук сугыш кырында табылган танк һәм самолет детальләре тәкъдим ителәчәк.
«Ватан» төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы белән берлектә оештырылган күргәзмә берничә тематик бүлеккә бүленәчәк. Аерым алганда, «Елгачылар», «Танкистлар», «Авиация» һәм «Медицина» комплекслары. Килүчеләр инструментлар өчен медицина өстәлен, яралылар өчен су савытын, сугыш кырларыннан танклар һәм самолетлар детальләрен күрә алачаклар. Шулай ук сугышчыларның тарак, китап һ.б. кебек шәхси әйберләрен.
Күргәзмә кунаклары милли музей фондларыннан 1942 елның 17 нче июленнән 18 нче ноябренә кадәр барган оборона сугышларыннан алып 1942 елның 19 нчы ноябреннән контрһөҗүмгә кадәр булган вакыйгаларны яктырткан фотолар белән таныша алачак. Аерым алганда, Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин фотолары комплексы белән танышырга мөмкин булачак. Шулай ук экспозициядә 1942 елда Сталинград янындагы хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган Казан предприятиеләренең берсендә эшләгән хезмәткәрләр исемлеге дә тәкъдим ителәчәк.
Экспозиция 14:00 сәгатьтә ачылачак. Күргәзмә 23 нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Музейга керү билетлар һәм «Пушкин картасы» буенча башкарылачак, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат хезмәте.