В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Активистлар арасында 60 меңнән артык кеше бар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы апрель, Алинә Бережная). Татарстанда «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» иреклеләр хәрәкәте үз сафларын киңәйтә. Активистлар арасында 60 меңнән артык волонтер, хәйриячеләр, коммерциячел булмаган оешмалар, эре предприятиеләр, кече эшмәкәрлек вәкилләре һәм республиканың йөзләгән битараф булмаган кешеләре бар. Хәрәкәттә катнашучылар күрсәтә торган ярдәм турында бүген брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.
«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» иреклеләр хәрәкәтен булдыру инициативасын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплады. Хәрәкәт иҗтимагый оешмаларны, эшмәкәрлек һәм хакимият вәкилләрен берләштерде. Уртак тырышлык белән активистлар пандемия шартларында авыр тормыш хәлендә калучыларга ярдәм итә, дип сөйләде Лилия Галимова.
Хәрәкәттә катнашучылар арасында республиканың эре предприятиеләре дә бар. Мәсәлән, «Татнефть» компаниясе медицина персоналы өчен индивидуаль саклану чараларын эшли башлады. Республика табибларына үз продукциясен «Азбука сыра» компаниясе дә җибәрде.
Өлкән яшьтәге татарстанлыларга зур игътибар бирелә. KazanExpress компаниясе мохтаҗ өлкәннәргә 10 мең азык-төлек җыелмасын китерү инициативасы белән чыкты.
Лилия Галимова шулай ук 29-нчы апрельдән Татарстанда ярдәмгә мохтаҗ 55 мең кешегә азык-төлек җыелмасын әзерләү эшләре башланды, дип искәртте. Республика халкының аерым категорияләренә ярдәм итү инициативасы белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыкты. Акция кысаларында мохтаҗларга ике атнага бер тапкыр азык-төлек җыелмасы китерәчәкләр, шулай итеп, якындагы ике ай эчендә һәрберсе дүрт тартма алачак.