Театр сөючеләрне «Спектакль ашаучылар төне», юбилей кичәләре һәм аудиоспектакль премьерасы көтә.
Фото: Денис Гордийко
Театрның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 22 нче ноябрьдә 14:00 сәгатьтә «Мин –Казан яшь тамашачы театры» тамашачыларыннан проектлар питчингы башлана. Ачык конкурс нәтиҗәләре буенча Казан халкыннан сайлап алынган 5 иң яхшы проект театр сәнгать советына, ТР Мәдәният министрлыгы партнерларына һәм вәкилләренә тәкъдим ителәчәк. Алар театр режиссерлары, рәссамнары һәм актерлары тормышка ашырачак бер проектны сайлаячак. Идея авторы шулай ук проектны тормышка ашыруда катнашачак. Питчингка керү бушлай.
25 нче ноябрьдә 17:00 сәгатьтә «Спектакль ашаучылар төне» (16+) – театрның танылган «Буря», «Розенкранц и Гильденстерн мертвы» һәм «Погром» спектакльләрен карау булачак. Борис Цейтлин һәм Георгий Цхвираваның видеоязмалары театрның «Көзгеле залында» күрсәтеләчәк. Керү бушлай, теркәлергә кирәк.
26 нчы ноябрьдә 18:30 сәгатьтә Радион Букаев куелышында «Первый тайм» (12+) спектакле күрсәтеләчәк. Бу – ТР халык артисты Нина Калаганованың истәлек-спектакленең дәвамы. Беренче бүлектә аңа ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, труппа мөдире, артист Любовь Лукина кушылачак, ул 1960 елларда театр тарихын искә төшерәчәк. Керү билетлар буенча башкарылачак.
27 нче ноябрьдә 18:00 сәгатьтә «Мәхәббәт турында» театраль кичәсе (16+) планлаштырылган. Яшь тамашачылар артистлар, оештыручылар һәм катнашучылар 90 нчы еллар азагы – 2000 нче еллар башы театры турындагы хатирәләре белән уртаклашачаклар, профессиональ сәхнәдәге беренче адымнарын искә төшерәчәкләр. Тамашачылар ул елларда куелган спектакльләрнең һәм репетицияләрнең сирәк кадрларын күрәчәкләр, шулай ук артистлар башкаруындагы җырларны да ишетәчәкләр. Керү бушлай, теркәлергә кирәк.
29 нчы ноябрьдә 13:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр Борис Цейтлин чоры турында «До и после Бури» (16+) аудиоспектакленең премьерасы күрсәтеләчәк. Пьесаны Казанның яшь драматургы Камил Гыймаздтинов язган, ул режиссер белән эшләгән театр артистларыннан һәм Борис Ильичның үзеннән интервью алган. Спектакль театр фойесы буенча аудиоэкскурсия форматында куела. Тамашачылар репетицияләрдә нәрсә булганын ишетәчәк, «Дракон» һәм «Буря» спектакльләре реквизитын тотып карый алачак. Керү бушлай, алдан теркәлергә кирәк.
30 нчы ноябрьдә 17:00 сәгатьтә тамашачылар залында «Мин – Казан яшь тамашачы театры» юбилей кичәсе узачак. Бу – театрның үсеш этаплары турында трагикомедия. Кичәнең драматургы – артист Анна Иванова, режиссеры – Лилия Әхмәтҗанова. Керү – чакыру билетлары буенча.
Моннан тыш, фойеда тамашачылар өчен юбилей мерчын сату оештырылачак, алар фасад афишалары төшерелгән открыткаларны һәм театр тарихы турында яңартылган стендларны күрә алачак.