Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.04.2024, 16:03

БРИКС саммитына җир өсте кичүләрендә 13 күтәргеч платформа алыштырылачак

БРИКС уеннарына дүрт җир асты кичүе ремонтланачак

Фото: Денис Гордийко

Казанда узачак эре халыкара вакыйгаларга – БРИКС уеннарына һәм саммитына – җир өсте кичүләрендә 13 күтәргеч платформа алыштырылачак һәм дүрт җир асты кичүе ремонтланачак. Бу хакта чараларга әзерлек штабында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев сөйләде.

Дүрт җир асты кичүен яңартуга 143 млн сум акча бүлеп бирелгән. Алар Батурин урамындагы Кремль яр буенда, Ташаяк урамында, Сәетгалиев урамындагы «Казан-1» вокзалы янында, Николай Ершов урамындагы Горький исемендәге парк янында урнашкан.

Бүген объектларда сүтү белән бәйле эшләр төгәлләнә, бер үк вакытта аларны гидроизоляцияләү башкарыла. Эшчеләр электр белән тәэмин итү һәм яктырту системаларын алыштыруга әзерләнәләр. Төзекләндерүне май-июнь айларында – БРИКС уеннарына тәмамлау планлаштырыла.

2011 елда Универсиадага әзерлек кысаларында урнаштырылган 17 күтәргеч платформаның эксплуатация срогы тәмамланган. БРИКС саммитына җәяүлеләр өчен алты җир өсте кичүендә (Оренбург трактында, Ямашев проспектында, Чистай һәм Фатыйх Әмирхан урамнары киселешендәге ике кичүдә, Академик Сахаров урамы һәм Җиңү проспекты киселешендә, Павлюхин һәм Халев урамнары киселешендә) шуларның 13 ен лифтларга алыштырачаклар. Әлеге максатларга республика бюджетыннан 366 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Оренбург трактындагы җир өсте кичүендә бетон шахталар төзелеше инде тәмамланган, тагын икесендә (Ямашев проспектында, Академик Сахаров урамы һәм Җиңү проспекты киселешендә) эшләр дәвам итә. Павлюхин һәм Халев урамнары киселешендә урнашкан кичүдә инженерлык челтәрләрен күчерү буенча эш алып барыла. Чистай һәм Фатыйх Әмирхан урамнары киселешендәге ике кичүдә бригадалар металл каркасны монтажлыйлар.

«Җәяүлеләр кичүләрендә эшләрне агымдагы елның сентябренә тәмамлау планлаштырыла», – дип өстәде Игорь Куляжев.

Камилә Вилданова

Фоторепортаж
Казанда БРИКС саммитын уздыруга әзерлек буенча шәһәр штабы утырышы узды
Видеорепортаж
04.04.2024 13:54
Казанда БРИКС саммитын уздыруга әзерлек буенча шәһәр штабы утырышы узды
Барлык яңалыклар