Ул 33 киң фюзеляжлы самолетны сыйдыра алачак
Фото: Екатерина Красуцкая
«Казан» халыкара аэропортында БРИКС саммитына яңа перрон төзеләчәк, анда 33 киң фюзеляжлы самолет урнаша алачак. РФ транспорт министры урынбасары Василий Десятков хәбәр иткәнчә, беренче этапны 1 нче октябрьгә гамәлгә ашыру планлаштырыла.
«Хәзер беренче этапны 1 нче октябрьгә кадәр гамәлгә ашыру бурычы тора. БРИКС үткәрү кысаларында аэропортта 33 киң фюзеляжлы һава судносын урнаштыру мөмкинлеге булган перрон төзергә кирәк», – дип җиткерде спикер.
300 мең квадрат метр мәйданлы яңа перрон төзүгә якынча 7-8 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк.
Василий Десятков шулай ук якын арада ТР Транспорт министрлыгы һәм аэропорт җитәкчелеге белән берлектә проектны финанслау схемасы буенча фикер алышу узачагын һәм эшләрнең башлану вакыты билгеләнәчәген ассызыклады.
Хәзерге вакытта Казан аэропортында 12 киң фюзеляжлы самолет урнаша ала.
БРИКС саммиты 2024 елның октябрендә Казанда узачак.