В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Белгечләр объектның фасадларын һәм кирпеч өслеген яңартачак
Фото: Денис Гордийко
Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта «Татинвестгражданпроект» ДУП проект документларын эшләү белән мәшгуль. Халыкара чарага манараның фасадларын һәм кирпеч өслеген яңартырга планлаштыралар. Киләсе елда башкарылачак эшләр финанслауга бәйле булачак.
Объектның барлык проблемалы зоналары билгеле, бүгенге көндә аңа бернинди куркыныч янамый, дип билгеләп үтте Иван Гущин. Әмма, спикер фикеренчә, ныгыту эшләрен эчтән дә, тыштан да алып бару зарур.
Кичә Казан мэры Илсур Метшин БРИКС саммитына ныклы әзерлек башлануы турында хәбәр итте. Бүгенге көндә халыкара форумда катнашуларын 33 дәүләт раслаган.