Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.02.2024, 11:51

БРИКС саммитына Казанның ике районында 31 фасад ремонтланачак

Терәк стеналарга һәм баганаларга биш граффити, шул исәптән шәһәрдә беренче фотолюминесцентлы мурал төшереләчәк

Фото: Марат Мөгыйнов

Октябрь аенда Казанда узачак БРИКС саммитына Вахитов һәм Идел буе районнарында 31 йорт фасады ремонтланачак, шуларның алтысы – мәдәни мирас объектлары. Терәк стеналарга һәм баганаларга биш граффити, шул исәптән шәһәрдә беренче фотолюминесцентлы мурал төшереләчәк. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә район администрациясе башлыгы Альберт Салихов хәбәр итте.

«Казанда күптөрле чаралар үткәрелә. Аларның саны бер елга 400 дән арта. Әлбәттә, төп вакыйгалар шәһәр үзәгендә – Вахитов районында уза. Тын алырга да вакыт юк, тиздән БРИКС уеннары һәм БРИКС саммиты. Без кунакларны иң югары дәрәҗәдә кабул итү осталыгын күрсәтергә тиеш. Әлеге уңайдан Вахитов һәм башка районнарга зур бурыч һәм җаваплылык йөкләнә», – дип билгеләп үтте ТР башкаласы мэры Илсур Метшин.

Казан мэры июнь аенда узачак БРИКС уеннарына 19 ел буе яңартылмаган Үзәк стадионны һәм «Хезмәт резервлары» стадионының аерым биналарын ремонтлау планлаштырылуы хакында искәртте.

Альберт Салихов сүзләренә караганда, дөнья дәрәҗәсендәге чараларны уздыруга әзерлек – район администрациясе командасының төп бурычларыннан берсе. Хезмәткәрләр 45 урамны һәм 1003 бинаны карап чыкканнар. Бүгенге көндә 100 дән артык милекченең бина фасадларын ремонтлауга ризалыгы бар.

«Казанның имиджы туристларга һәм башкала халкына карата булган мөнәсәбәтебезгә, территорияләрне төзекләндерүгә, биналарның тышкы күренешенә һәм уздырыла торган төрле чараларга турыдан-туры бәйле. Әйдәгез, шәһәрне тагын да матуррак һәм уңайлырак итик», – дип мөрәҗәгать итте эшмәкәрләргә спикер.

Вахитов һәм Идел буе районнарында төзекләндерү эшләре халыкара вакыйгаларга әзерлек кысаларында гына планлаштырылмый. Мәсәлән, быел Болак елгасында яңа фонтаннар һәм яктырткычлар урнаштырылачак, ә Фәннәр академиясеннән алып Астрономия урамы белән кисешкән урынга кадәрге участокта Бауман урамын ремонтлау махсус проект булып бара. Бу эшкә милекчеләр дә җәлеп ителә: Бауман урамы иҗтимагый префектурасының инициатив төркеме «Сәгать» монументы механизмын алыштырган.

«Бауман урамында зур эш алып барыла. Бизнесның җаваплы вәкилләренә карата әйтелгән рәхмәт сүзләренә кушылам. Алар милекне ремонтлыйлар, тиешле хәлдә карап тоталар, шул ук вакытта креативлык белән шөгыльләнәләр. Без аларга, үз чиратыбызда, туристлар һәм казанлылар өчен уңайлы ял урыннары булдыруда ярдәм итәбез – өстәмә муниципаль участоклар бүлеп бирәбез», – дип ассызыклады Илсур Метшин.

Шулай ук үзәк универмаг янындагы территорияне һәм Островский урамындагы Меңьеллык паркын, Фукс һәм Котельников скверларын яңарту, Казансу елгасы ярында Балалар паркы төзү планлаштырыла. Шәһәр мэры билгеләп үткәнчә, иң зур вакыйгаларның берсе Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасын ачу һәм территорияне төзекләндерү булачак. Ул ТР башкаласы мәдәниятенә үзгә сулыш өрәчәк, дип ышана Илсур Метшин

Инде гамәлгә ашырылган проектлардан түбәндәгеләрне атап үтәргә мөмкин: Юнысов мәйданы төзекләндерелде – аның территориясендә дүрт тематик бакча барлыкка килде, Горький паркына керү төркеме ремонтланды. Шәһәргә ямь өстәп, 2023 елда Вахитов һәм Идел буе районнарында 24 мең куак, 7 меңнән артык агач утыртылды, 154 мең кв. метрдан артык мәйданда газон түшәлде.

Фото: Денис Гордийко

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе 19.02.2024
Видеорепортаж
19.02.2024 13:31
Вахитов һәм Идел буе районнарында 31 фасад ремонтланачак
Барлык яңалыклар