В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алар арасында Сөембикә манарасы һәм Казан Ратушасы бар
Фото: Денис Гордийко
«Быел без «Татинвестгражданпроект» белән берлектә Сөембикә манарасының фасад өлеше, аны гидроизоляцияләү буенча карар әзерлибез. Барлык халыкара вакыйгалардан соң эшләрнең эчке һәм конструктив өлеш белән бәйле икенче этабына күчәчәкбез», – дип ассызыклады Иван Гущин.
БРИКС саммитына Казанның 44 урамында 200 дән артык тарихи объект яңартылачак. 70 тән артык бинаның фасадларын тәртипкә китерү планлаштырыла. Аерым объектларга, атап әйткәндә, күпфатирлы җиде йортка 100 млн сум акча бүлеп бирелгән.
Халыкара вакыйгага төзекләндерелә торган тагын бер объект – Казан Ратушасы. Бригадалар эчке бизәү эшләрен инде башлаган, инженерлык системаларын алыштыралар, фасадны һәм түбәне ремонтлыйлар. Беренче чираттагы эшләр кысаларында кирпеч стенадагы ярыкларны томалау һәм гидроизоляция башкарылган. Бинаны аның архитектура үзенчәлекләрен аерып күрсәтә торган яктырткычлар бизәячәк.
Казан федераль университетының Кремль урамындагы төп корпусын ремонтлау каралган. Проект буенча түбә реконструкцияләнәчәк, стеналар гидроизоляцияләнәчәк һ.б.
БРИКС саммитына эшләр шәхси милек территориясендә дә алып барыла. Мәсәлән, Патрис Лумумба урамында урнашкан аэровокзал бинасында авариягә каршы эшләр комплексы тәмамланып килә.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә «Әл-Мәрҗани» мәчетен (К.Насыйри ур., 17) төзекләндерү дәвам итә. Объектта авариягә каршы эшләр төгәлләнгән, нигез ныгытылган, ярыклар томаланган. Хәзер манараны һәм түбәне ремонтлау буенча чаралар күрелә. Эшләр барышында фасадның тарихи йөзен кайтарырга планлаштыралар. Мәчет эчендә барлык инженерлык челтәрләре алыштырылачак һәм уникаль интерьер реставрацияләнәчәк.
Хәйрия акчалары хисабына Мехчылар урамындагы Яңа Бистә мәчете ремонтлана. Бүгенге көндә демонтаж эшләре тәмамланган, манара яңадан торгызылган. Реставрацияне июль аенда тәмамларга уйлыйлар. Барлыгы 300 млн сумга якын акча тотылачак.
Авариягә каршы эшләр Островский урамындагы 6 нчы бинада – 1941-1942 елларда Италия язучысы һәм коммунисты Джованни Джерманетто яшәгән йортта һәм янгыннан зыян күргән Алафузов театрында да алып барыла. Ремонтны ел ахырына кадәр тәмамларга планлаштыралар.
Кремль урамындагы 8 нче йортның (ТР Цифрлар министрлыгы бинасы) исә фасады тәртипкә китереләчәк. Ә Париж Коммунасы урамындагы 20 нче йортта бригадалар авариягә каршы эш башлаганнар.
Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясенә аерым игътибар биреләчәк. Аның буенча реставрация проекты эшләнгән.
«Бу ЮНЕСКО объекты, аңа карата таләпләр дә башка. Инженерлык инфраструктурасы объектларын реконструкцияләү проекты эшләнде, табигый дренаж каналларын чистарту, торгызу буенча эш башкарылды», – дип сөйләде Иван Гущин.
Мәҗит Гафури урамында урнашкан, «Тарихи хәтер» федераль проекты кысаларында ремонтланган Яңа Бистә мәчетендә эшләр тәмамлану стадиясендә. Янәшәдәге территорияне төзекләндерәсе генә калган.
Петропавловск соборын (Муса Җәлил ур., 21, корп. 1, 2) бизәүче рәсемнәрнең штукатур-буяу катламы ныгытылган, чаң манарасында ремонт-реставрация эшләре ахырына якынлаша.
Х.Такташ урамындагы Кабан арты мәчетен реставрацияләү проекты федераль акчалар хисабына эшләнгән. «Без әлеге объект буенча финанслау көтәбез», – диде спикер.
Камилә Вилданова