Узган биш айда 800 дән артык күнекмә һәм ярышлар оештырылган
Бу сезонда «Спорт өй янында» проекты 16 меңнән артык казанлыны колачлаган. Сәламәт яшәү рәвешенә Казанның 60 ишегалдында, 28 торак комплексында һәм 15 паркында кушылганнар. Профессионаллар үткәргән йөгерү, сузылу, фитнес, зумба, сәламәтләндерү һәм сулыш алу гимнастикасы буенча бушлай дәресләргә теләгән һәркем йөри ала иде.
ТР башкаласының барлык районнарында узган «Спортлы Казан» күнекмәләре 9300 дән артык кешене җәлеп итте. Бу практика «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты тарафыннан илдә иң яхшы проектларның берсе дип танылды.Ә ул федераль проект «Демография» илкүләм проектының бер өлеше булып тора.
«Безнең ишегалды чемпионнары» шәһәр спартакиадасы быел 16 дисциплинаны үз эченә алды. Исегезгә төшерәбез, элегрәк турнирны 30 дан артык ишегалды һәм торак комплексларның спорт командалары хуплаган иде.
Казан мэриясенең «Йөзьяшәрләр уеннары. Яшәү яме» проекты спартакиадасы кысаларында 3000 нән артык өлкән буын вәкиле шулай ук спорт хәрәкәтенә кушылды.
Узган биш айда 800 дән артык физкультура-савыктыру чарасы уздырылган. Ишегалларында массакүләм һәм һәркем шөгыльләнә алырлык спортны үстерү эшендә шәһәрнең 40 тан артык организациясе катнашты, дип хәбәр иттеләр «Спорт өй янында» проекты оештыручылары.