Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.05.2024, 09:35

Казанда узган «ЗаБег.РФ» ярыммарафонына 2 меңнән артык кеше кушылды

Катнашучылар арасында Казахстан, Испания һәм Кипр спортчылары бар иде

Фото: t.me/minsport_rt

Казанда оештырылган «ЗаБег.РФ» ярыммарафонында Россия, Казахстан, Испания һәм Кипрдан 2 меңнән артык спортчы катнашты. Спорт бәйрәме кичә «УРАМ» экстрим-паркында узды.

10 км дистанциягә йөгерүдә Вадим Миронов (32:58) һәм Ольга Седова (40:28) беренче булдылар. 21,1 км дистанциядә иң яхшы күрсәткеч Владимир Надеждинныкы (1:13:28) һәм Татьяна Гришинаныкы (1:37:48).

1 һәм 5 км дистанциягә йөгерүчеләр арасында йөрәк, бөер яки бавыр күчереп утырту кебек катлаулы операция кичергән атлетлар да бар иде. Алар үз мисалларында җитди авырулардан соң да сәламәт яшәү рәвеше алып барырга мөмкин булуын күрсәттеләр, дип билгеләп үттеләр ТР Спорт министрлыгында.

«ЗаБег.РФ» – Россиядә синхрон стартлы беренче ярыммарафон, ул ел саен илнең барлык субъектларында уза. Казандагы чара TIMERMAN командасы тарафыннан оештырылды.

Барлык яңалыклар