Икенче чиратны төзекләндергәндә биюләр һәм кино күрсәтүләр өчен зона, спорт мәйданчыклары һәм яңартылган фонтан барлыкка киләчәк
Фото: Марат Мөгыйнов
Балыкчы бакчасының беренче өлеше узган елның сентябрендә ачылды. Паркта Кызыл Армия урамы ягыннан эшчеләр зур тематик балалар мәйданчыгы төзегәннәр, юл япмасын яңартканнар, яңа яктырту урнаштырганнар һәм видеокүзәтүне тоташтырганнар. Халык язын һәм көзен балалар мәйданчыгында җыелган судан зарланганлыктан, аның дәрәҗәсен, шулай ук җәяүлеләр юлларын күтәргәннәр, һәм моны яшелләндерүгә зыян китермичә башкарганнар.
Бакчада төп эшләр быел башланды, чөнки төзекләндерүнең икенче чираты 2,4 гектар бакчаның 2 сен үз эченә ала. Бакчада яңа яктырту урнаштырылачак, өстәмә яшелләндерү үткәреләчәк, венгрия сирене, спирея, шомырт, калина розеум һәм башка үсемлекләр утыртылачак. Керү төркемен яңартачаклар, 22 эскәмия, яңа вазоннар һәм велосипед парковкасы урнаштырачаклар. Бакча буйлап спорт мәйданчыклары – футбол кыры һәм теннис корты, волейбол-баскетбол мәйданчыгы һәм тренажерлар зонасы урнашкан.
Районның өлкән яшьтәге кешеләре тәкъдиме буенча бакчада бию зонасы ясала башлый, анда үз дәресләрен «Тормыш сөючеләр» үткәрә ала. Хәзер әлеге территориядә махсус агач түшәм урнаштыралар. Шушы ук урын кичке кино күрсәтүләр өчен кулланылачак, моның турында да халык сораган – моның өчен экран урнаштыруны күздә тотканнар.
Фонтан паркның үзәк ноктасы булып кала. Күп еллар ул эшләмәде, чөнки аның төп элементлары капиталь реконструкция таләп итә иде. «Викара» подряд оешмасы директоры урынбасары Алексей Афанасьев сөйләвенчә, эшләрне башкарганда фонтанның беренчел формасын һәм Балыкчы скульптурасын саклап калу мөһим булган. Моның өчен архитекторлар архивлардан эзләнгән һәм халыкта сакланган тарихи фотоларны өйрәнгәннәр. Әмма яңалык та булачак – конструктивка үзгәрешләр кертеләчәк һәм су хәзер өске касәдә җыелачак, аннан аскы касәгә агачак. Бу фонтанны тагы да матуррак итәчәк. Элек фонтанның суы аскы касәдә генә булган. Реконструкция вакытында заманча материаллар кулланыла, мәсәлән, тышлыгы граниттан ясала. Яктырту өстәмә бизәк булачак.
«Күптән түгел композициянең аскы өлеше урнаштырылды. Хәзер аңа колонналар, ә аннары касә һәм скульптураны урнаштырырга кирәк, бүгенге көндә аны ясау эшләре дәвам итә. Фонтан касәсе эчендә керамогранитны аскы өлешендә җәю һәм алгы ягында гранит белән тышлау буенча эшләр алып барыла», – дип уртаклашты Алексей Афанасьев.
Башкарма комитет җитәкчесе парк өчен ел буе дәвам итәчәк активлыкларны алдан уйларга һәм төзекләндерүне планлаштырылган чараларны исәпкә алып башкару бурычын куйды.
Подрядчы билгеләп үткәнчә, төзекләндерү җирле халыкның теләкләрен исәпкә алып башкарыла. Мәсәлән, шәһәр халкы күбрәк эскәмияләр урнаштыруны – алар әниләргә балалар мәйданчыгында сабыйларын күзәтү уңайлы булырлык итеп урнаштыруны сораган.
Планнар буенча казанлылар яңартылган Балыкчы бакчасын көз башына күрә алачак. Сукмакларның нигезләрен, су белән тәэмин итү челтәрләрен, су чыгару һәм яңгыр канализациясен төзү, спорт мәйданчыкларын яңарту тәмамланган диярлек. Тышкы яктырту 70% ка, видеокүзәтү һәм хәбәр итү системалары 50% ка башкарылган. Эшчеләргә шулай ук керү төркемен төзекләндерергә һәм территорияне яшелләндерергә, шул исәптән автосибү системасын тәэмин итәргә кирәк.
Паркны төзекләндерү «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында алып барыла. Архитекторлары – Шәһәрне үстерү институты, заказчысы – ТР Главинвестстрой.
Күчмә киңәшмәдә шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгының беренче урынбасары Илсур Хисмәтуллин, Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Сәлахетдинов, шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Айгөл Латыйпова һәм башкалар катнашты.