В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
30-нчы марттан башлап профессиональ фитнес-тренерлар республика халкы өчен 120-дән артык дистанцион дәрес үткәрде.
Онлайн-күнегүләр @zf_kzn буенча Instagram челтәрдә турыдан-туры эфирлар форматында уза, бу спорт яратучыларга өй шартларында актив яшәү рәвеше алып барырга мөмкинлек бирә. Оештыручылар сүзләренчә, проект үзизоляция режимы гамәлдә булган вакыт дәвамында гамәлгә ашырылачак.
Өй күнегүләренә хакимият вәкилләре, спортчылар, җәмәгать эшлеклеләре һәм артистлар да кушылды. «Яшел фитнес» проекты үзизоляция шартларында күнегүләрнең альтернатив ысуллары турында юмористик видеоролик тәкъдим итте. Роликны төшерүдә Наталия Фишман-Бекмамбетова, Тимур Бекмамбетов, Леонид Слуцкий, Дилбәр Садыйкова, Дамир Фәттахов, Нурбәк Батулла, Эльмира Кәлимуллина, Ольга Бирюкова, Тимур Исмаев, Максим Михаилов һәм башкалар катнашты.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, апрельдә «Яшел фитнес» социаль-спорт хәрәкәтенә 5 ел булды. Казанда башланып киткән проект Россиянең башка төбәкләрендә дә - илнең 63 шәһәрендә һәм торак пунктларында уңышлы тормышка ашырыла. Бу вакыт эчендә 3576 чара уздырылды, аларда 350 мең кеше катнашты.
«Яшел фитнес» проекты «Спорт - яшәү нормасы» федераль программасы буенча үз эшчәнлеген «Демография» илкүләм проекты кысаларында алып бара, аның бурычларының берсе - 2024 елга кадәр даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүче гражданнар санын арттыру.