В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
9-нчы гыйнвар көнне эшкә 315 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы гыйнвар). Бүген Казан урамнарын кардан чистартырга 438 юл эшчесе һәм 315 берәмлек махсус техника, шул исәптән 53 катнаш юл машинасы, 76 трактор щеткасы, 82 үзбушаткыч, 54 фронталь төягеч, 33 «Барсик» минитөягече һәм башка техника чыккан.
Кар Адоратский, Айдинов, Аэропорт, Батурин, Болотников, Восстание, Галактионов, Девятаев, Достоевский, Кол Гали, Кремль, Лесгафт, Лобачевский, Мәүлетов, Назарбаев, Островский, Павлюхин, профессор Нужин, Пушкин, Рауис Гәрәев, Симонов, Таҗи Гыйззәт, Фрунзе, Чапаев, Чуйков, Юлиус Фучик урамнары участокларыннан, шулай ук Җиңү проспектыннан, Оренбург тракты һәм башка урамнардан чыгарылган.
Узган тәүлек эчендә шәһәр юлларыннан 13 мең 435 тонна кар, кышкы чор башыннан 282 мең тоннадан артык кар чыгарылган. Юлларда тәүлеккә 103 тонна реагент һәм 382 тонна ком-тоз катнашмасы, кышкы чор башыннан – 37 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы материал кулланылган, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.