В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
153 мәктәптә, балалар бакчаларында һәм өстәмә белем бирү оешмаларында беренче катларда сак пунктларын төзекләндерү эшләре тәмамланып килә.
Фото: Денис Гордийко
«Куркынычсызлык мәсьәләләре безнең өчен һәрвакыт өстенлекле булды. Хокук саклау органнары белән берлектә аудит уздырдык һәм кайбер проблемаларны ачыкладык, 1 нче сентябрьгә безнең мәктәпләр оптималь хәлдә булырга тиеш», – диде Казан Мэры Илсур Метшин. Ул шулай ук башкарылган эшне куркынычсызлык паспортларына туры килү-килмәве ягыннан тикшерергә кирәклеген ассызыклады.
И.Коротихин сөйләвенчә, Казанда 169 мәктәп, 316 балалар бакчасы һәм 44 өстәмә белем бирү учреждениесе эшли. Алар барысы да контроль һәм кергәндә идарә итү системасы белән җиһазландырылган, әмма кайбер учреждениеләрнең коймалары тиешле хәлдә түгел яки бөтенләй юк. «1 нче сентябрьгә 269 учреждениенең периметры буенча гомуми озынлыгы 76 км булган коймалар алмаштырылачак», – дип сөйләде ул.
Моннан тыш, 153 учреждениедә – 76 балалар бакчасында, 52 мәктәптә, 25 өстәмә белем бирү оешмасында – беренче катларда сак пунктларын төзекләндерү, видеокүзәтү, сакчылык һәм хәвеф сигнализациясе системаларын урнаштыру төгәлләнеп килә. Шулай ук сакның контроль-үткәрү пунктлары куркынычсызлыкның I категориясенә керә торган 22 мәктәптә дә барлыкка киләчәк, дип билгеләп үтте И.Коротихин.