Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.06.2021, 10:30

Казанның Юдино бистәсендә яңа уку елына Революция урамындагы сәнгать мәктәбен капиталь төзекләндерәчәкләр

Эш барышын Казан Мэры тикшерде: яшь рәссамнар һәм музыкантлар өчен аерым уку блоклары җиһазландырылачак, шул исәптән тавыш изоляциясе белән дә.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июнь, Ксения Швецова). Казанның Юдино бистәсендә яңа уку елына Революция урамында урнашкан 500 урынлы 10-нчы номерлы балалар музыка мәктәбен ремонтлау төгәлләнәчәк. Учреждениедә яшь музыкантлар һәм рәссамнар укый, алар капремонттан соң аерым уңайлы блокларда шөгыльләнә алачак. Моннан тыш, музыка кабинетлары тавыш изоляциясе белән җиһазландырачак. Ремонт эшләре барышын Казан Мэры Илсур Метшин тикшерде. «Без шәһәр үзәгендә генә түгел, шулай ук безнең бистә-иярченнәрдә дә – Дәрвишләр, Юдино һәм башкаларда – иҗади тормыш кайнавын телибез», – дип билгеләде шәһәр башлыгы.

Казанда гомуми белем бирү учреждениеләрен ремонтлау белән беррәттән яшүсмерләр клубларын, балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләрен капиталь ремонтлау программасы гамәлгә ашырыла, ул шәһәрнең үзәк өлешләренә генә түгел, ерак бистәләргә дә кагыла, дип ассызыклады Мэр. «Юдинода бистәнең йөзьеллыгына бик күп эш эшләнде: мәдәният сарае ремонтланды, Бөек Ватан сугышы ветераннарының Дан аллеясы барлыкка килде, «Юлдаш» яшүсмерләр клубы ачылды, – дип искәртте И.Метшин. – Хәзер бу тартмага 1-нче сентябрьдә 500 бала кабул итәчәк сәнгать мәктәбе өстәләчәк. Бу мәдәни тормышта тагын бер матур деталь булачак.

1974 елда төзелгән бинада ремонт эшләре июнь башында башланган, бу максатларга акча федераль һәм республика бюджетларыннан бүленгән. Яңартылган сәнгать мәктәбе проектын эшләп, белгечләр бинаның структурасын үзгәрткән: студияләр, уку класслары, чүлмәк остаханәләре урнашкан бер канатны рәссамнарга, икенче канатны – музыкантларга, анда шулай ук уку кабинетлары һәм 80 урынга исәпләнгән концерт залы барлыкка киләчәк. Проект өстендә музыка мәктәпләрен ремонтлау тәҗрибәсе булган «Архитоп» дизайн студиясе эшли.

Студия дизайнеры Игорь Портнов Мэрга яңартылган мәктәп эскизларының төрле вариантларын күрсәтте. Шәһәр башлыгы эскизлар өстендә җентекләп эшләргә һәм биналарның төсле бизәлешен уйларга кушты. «Мондый биналарга үзенә бертөрле иҗади атмосфера хас, аны ремонт барышында югалтмаска кирәк. Инде керү төркеме кәеф тудырырга тиеш», – дип билгеләде И.Метшин.

Бинаны үзгәртеп кору таләп ителгәнлектән, эшнең беренче этабында диварларны демонтажлау һәм күчерү, тавыш изоляциясе булган бүлмәләрне монтажлау күп вакыт таләп итте, дип сөйләде «СК Агат» ҖЧҖ подрядчы оешмасы директоры Наил Сибәгәтов. «Хәзерге вакытта без электрика, барлык коммуникацияләрне үткәрәбез, сантехниканы урнаштырабыз һәм бүлмәләрне эшләп бетерәбез. Якынча 20 кеше эшли», – дип өстәде Н.Сибәгәтов.

Ремонт барышында барлык бинада су белән тәэмин итү челтәрләре алыштырылды, шулай ук фасадны яңарту планлаштырыла, дип хәбәр итте Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов. «Без биналарны җылыттык, чөнки тәрбияләнүчеләр салкынга зарланды», – дип өстәде ул.

«Моңа кадәр безнең мәктәп бинасы капиталь ремонт күрмәгән, эшләр өлешчә генә башкарылган иде, – дип сөйләде Мэрга мәктәп директоры Анна Кузнецова. – Бездә инде шактый тузган иске агач идәннәр иде, тавыш изоляциясе юк иде, бу музыка укучылары өчен бик мөһим. Балаларның бер-берсенә комачауламавы мөһим, безнең бит янәшәдә скрипкачылар һәм баянчылар шөгыльләнә».

Капиталь ремонт тәмамланганнан соң уку йорты рәсми рәвештә «сәнгать мәктәбе»нә үзгәртеләчәк. Бүген биредә сәнгать юнәлеше һәм сәнгать буенча 300-гә якын тәрбияләнүче белем ала, калганнары – музыка юнәлешендә. Уку йорты базасында төрле иҗат коллективлары оештырылган, алар күп тапкырлар күпсанлы халыкара, бөтенроссия һәм республика конкурсларында лауреат булган.

Подрядчылар эшләрне тулысынча август ахырына төгәлләргә ниятли.

Исегезгә төшерәбез, Быел Казанда мәдәният тармагы мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт ясау республика программасы буенча Баруди урамындагы 2-нче номерлы балалар музыка мәктәбе ремонтланачак.

Фоторепортаж
Казан Мэры Юдинодагы сәнгать мәктәбендә капиталь ремонт барышын бәяләде
Видеорепортаж
17.06.2021 10:07
Казан Мэры Юдинодагы сәнгать мәктәбендә капиталь ремонт барышын бәяләде
Барлык яңалыклар