Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.12.2018, 11:41

Яңа елга Казан миллион утлар белән балкыды

Шәһәрдә гадәти булмаган бәйрәм объектлары, ут фигуралар һәм яңа иллюминация барлыкка килде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче декабрь, Ксения Швецова). Быел Казан яңа ел алдыннан бик нык үзгәрде һәм утлар белән капланды. Гамәлдәге конструкцияләрдән һәм шәһәр халкына таныш бизәкләрдән тыш, Татарстан башкаласында яңа композицияләр һәм гадәти булмаган бәйрәм объектлары барлыкка килде. Шәһәр бизәгендә нинди сюрпризлар һәм фишкалар әзерләнүе турында Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары Эдуард Вафин сөйләде.

Быел Казанда Оренбург тракты ягыннан шәһәргә керү, Парин урамындагы боҗра чишелеше, Тихомирнов урамында һәм Универсиада проспектында шәһәр символлары – "Кол-Шәриф" мәчете, Сөембикә манарасы, "Казан" һәм Кремль кебек яңа ут консольләре барлыкка килде.

"Болак ермагында 7 күпер якты ут белән капланды – биредә яңа ел атрибутлары һәм кышкы символлар – бияләйләр, кар бөртекләре, бүләкләр һәм шарлар сурәтләнгән иллюминация барлыкка килде", – дип сөйләде Э.Вафин һәм ут гирляндасының уртача озынлыгы 30 метрдан 50 метрга кадәр булуын да өстәде.

Мулланур Вахитов һәйкәле янында яңа "Каскад" композициясе урын алды. Ул зур ут шарлары белән бизәлгән, конструкциянең озынлыгы 25 метр тәшкил итә. Пушкин урамы буенча М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры янында һәм "Ленин бакчасы" тукталышында Бутлеров һәйкәле янында да казанлыларны кар бөртекләре рәвешендәге матур аркалар сөендерә (конструкцияләрнең биеклеге 5 м, киңлеге 7 м чамасы). Шәһәрнең яңа ел бизәлешен 3 метрлы чыршы рәвешендәге 3 композиция тулыландыра, алар Пушкин һәм Галактионов урамнары киселешендә урнашкан.

Казанлыларга узган елдан таныш булган бизәнү әйберләре дә сакланып калган. Шулай итеп, традицион рәвештә яңа ел кәефе Ирек мәйданында булдырылган, ә Ш.Мәрҗәни урамы буенча Иске Татар бистәсендә яктылык элементлары белән бәйрәм иллюминациясе торгызылган, 15 метр биеклектәге тере чыршы урнаштырылган. К.Насыйри урамы буенча кар чыршысы рәвешендәге ут консольләре барлыкка килде, шулай ук Ирек мәйданында "Кышкы фонтан" һәм "Алмагач агачы" яктырткыч конструкцияләре торгызылды, Ершов урамындагы "Оҗмах алмагачы" консоле һәм башка элементлар сакланып калды.

Казан парклары һәм скверлары да шәһәр халкын һәм кунакларны яңа бизәкләр белән каршы алды. Әйтик, "Черек күл" паркында быел яңа ел чыршысы һәм люстра ут фигурасы урнаштырылачак.

Горький ис. парк та бәйрәмчә бизәлгән -аның территориясендә агачлар, сәүдә нокталары тирәсендә гирляндалар эленгән, һәм, әлбәттә, кышкы матур чыршылар да бар. Горки-Әмәт урманында яктырту баганаларында 2019 саннары яктыртыла, шулай ук казанлыларга таныш булган башка ут фигуралары урнаштырылган.

Төп чыршы һәм боз шәһәрчеге "Казан" гаилә үзәге каршындагы мәйданчыкта урнашты, анда быел җәй Җанатарлар фестивале шәһәр чараларын үткәрү өчен кирәкле инфраструктура булдырырга мөмкинлек бирде. Яңа шәһәрчек биш меңгә кадәр кунак сыйдыра ала. Җылыту өчен бүлмәләр, боз лабиринтлары, кызыклы арка конструкцияләре кебек элементлар мәйданда беренче тапкыр барлыкка килде. U-образлы формала иң зур тау тагын да артты – бүген аның озынлыгы 120 метр, биеклеге 11 метр тәшкил итә.

Мәйданчык совет чоры мультфильм персонажлары мотивлары буенча эшләнгән: биредә сабый белән Карлсонны, Умка ак аю баласын, бакый патшалыктан Вовканы һәм балачакның башка яраткан геройларыннан очратырга мөмкин. 19 метр биеклектәге яңа ел чыршысы, җылы атмосфераны һәм гаилә бәйрәмен гәүдәләндерүче төрле атрибутлар, бияләйләр белән бизәлгән. Шәһәрчек үзе якты боз коймасы белән әйләндереп алынган.

"Моннан тыш, мәйданда бәйрәм чаралары үткәрелә торган сәхнә, лабиринт, "Ледяное сердце" панносы бар, аның фонында фотога төшәргә мөмкин булачак, шулай ук чәй эчеп һәм җылыну өчен бүлмә дә бар", – дип сөйләде Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары һәм боз шәһәрчеге 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр эшләячәк, дип өстәде. "Барлык казанлыларны һәм башкала кунакларын боз шәһәрчегенә һәм яңа ел каникуллары дәвамында узачак чараларга чакырабыз", - дип йомгаклады Э.Вафин.

Барлык яңалыклар