Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.07.2020, 13:13

Уку елы башына Казанда җиде яшүсмерләр клубы төзекләндереләчәк

Яшүсмерләр клублары челтәре инфраструктурасын тулысынча 2022 ел ахырына кадәр яңарту планлаштырыла.

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче июль, Ксения Швецова). Казанда соңгы биш елда яшьләр инфраструктурасы объектларын ремонтлауга бәйле республика программасы буенча 46 яшүсмерләр клубы ремонтланды. Быел эшләр җиде объектта алып барыла, ә шәһәрдәге яшүсмерләр клублары челтәренең инфраструктурасын 2022 ел ахырына кадәр тулысынча яңарту планлаштырыла. Бүген эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин балалар ял итү учреждениеләрен ремонтлауны яңа уку елы башланганчы төгәлләргә йөкләмә бирде. «Уку елы башыннан балалар һәм ата-аналар өстәмә дәресләрне планлаштыра алсын», - диде ул.

Соңгы өч елда Казанда яшүсмерләр клублары саны 55-тән 64-кә кадәр артты, бүген аларда 15 меңнән артык кеше шөгыльләнә, дип хәбәр итте Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов.

«Беренче тапкыр Дәрвишләр бистәсендә, Залесный, Бишбалта бистәсендә, Яңа Аракчинода һәм «Салават күпере»ндә клублар барлыкка килде», - дип искәртте ул. - Кече-Мәскәү урамында яңа «Яшьләр йорты» пәйда булды, тулы канлы ябык спорт залы, бассейн, бөтен шәһәр буенча заманча урам спорт мәйданчыклары. 2015 елда боларның берсе дә юк иде диярлек».

Быел Татарстан башкаласында тагын җиде яшүсмерләр клубы төзекләндереләчәк. Алар арасында - Юдино бистәсендә, Революция ур., 29 (элеккеге кибет һәм пекарня бинасы) адресы буенча урнашкан яңа яшьләр үзәге. Объектка 87 млн сум акча бүлеп бирелгән.

«Бу уникаль үзәк булачак, анда тау туризмы, альпинизм, экстремаль һәм традицион спорт төрләре үсеш алачак. Анда Юдино халкы гына түгел, якын-тирә микрорайоннар да шөгыльләнәчәк», - дип билгеләп үтте Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе.

Шулай ук Жилплощадка микрорайонындагы, Химиклар урамы, 19 адресы буенча урнашкан яшьләр клубында капиталь ремонт эшләре төгәлләнеп килә. Финанслауның гомуми күләме, җиһазлар сатып алуны да кертеп, 6,6 млн сум тәшкил итә.

Степан Халтурин урамы, 11/10 адресы буенча урнашкан «Свои» объектында эш актив алып барыла. А.Фәизов сүзләренчә, капремонттан соң монда тулысынча өлкән яшьләр белән эшләүгә йөз тоткан яңа форматтагы клуб барлыкка киләчәк. Аның төп максаты - яшьләр өчен тематик арт-кичәләр, блогерлар ярышлары, рэп-баттллар кебек рәсми булмаган чаралар оештыру. Бүгенге көнгә объектта эшләр 49%-ка үтәлгән.

Тагын бер клубта - Окольная урамы, 94а адресы буенча урнашкан «Талантика» үзәгендә - ремонт тәмамланды диярлек, ул Мәскәү районы яшүсмерләр клублары челтәренең иң зур объекты булачак. Ремонт барышында клубның мәйданы 368 метрга, 536 квадрат метрга кадәр арткан.

«Капиталь ремонт яңа иҗади, спорт, интеллектуаль юнәлешләрне ачарга мөмкинлек бирәчәк. «Альпари» хәйрия фонды һәм «Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы белән хезмәттәшлектә мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү буенча эш планлаштырылган», - дип хәбәр итте спикер.

Гарифьянов урамы, 34 адресы буенча урнашкан «Мастерица» яшүсмерләр клубын яңарту тәмамланды диярлек, анда тегү остаханәсе булдырылачак, шулай ук Ямашев проспекты, 54 адресы буенча урнашкан «Ступени» клубында да эшләр төгәлләнеп килә, аның төп юнәлеше социаль челтәрләрдә эшләү технологияләре, видео һәм фотосәнгать булачак.

«Яшүсмерләр клубларын реконструкцияләү президент программасы аларга яңа тормыш бирде. 15-20 ел элек клубларда шөгыльләнүчеләр бүген аларда остаханәләр, чүлмәк ясау түгәрәге, скалодромнар, видеостудияләр ачылачагын күз алдына да китерә алмадылар, - дип шәрехләде Денис Калинкин. - Бу учреждениеләрдә дәресләр барлык теләүчеләр өчен ачык булуы аеруча мөһим».

Ял итү учреждениеләрендә эшләрне сентябрь башына тәмамларга кирәк, дип өстәде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе. «Бүгенге бурыч - яшүсмерләр клубларында ремонт эшләрен уку елы башына кадәр тыныч һәм оешкан төстә төгәлләргә һәм балалар һәм яшүсмерләр төркемнәрен тупларга», - дип йомгаклады Д.Калинкин.

Якын киләчәккә планнарда - Яңа Аракчино бистәсендә «Йолдыз-Звезда» чакырылуга кадәр әзерлек үзәген реконструкцияләү һәм Короленко урамындагы яңа яшьләр үзәген төзү, дип өстәде А.Фәизов. Аның сүзләренә караганда, әлеге объектларда проект-тикшерү эшләре тәмамланган һәм экспертиза уза.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 27.07.2020
Видеорепортаж
27.07.2020 11:56
Өч ел эчендә Казанда яшүсмерләр клублары саны 55-тән 64-кә кадәр артты
Барлык яңалыклар