Кузовлар төзекләндереләчәк һәм косметик ремонт ясалачак
Фото: Марат Мөгыйнов
Автобус бамперларына косметик ремонт 55 нче маршрутка хезмәт күрсәтә торган «УМ-4» предприятиесендә инде башланган. Тагын өч транспорт чарасында алгы пыялаларны алыштырачаклар, ә салоннарда утыргычларны тышлаячаклар.
«Байлык №3» предприятиесендә бамперларны төзекләндерәчәкләр, 11 нче һәм 43 нче маршрутлар буенча йөри торган җиде автобусны буяячаклар.
35 нче маршрутка хезмәт күрсәтүче «Беляев» һәм «Герасимов» шәхси эшмәкәрләр карамагындагы 14 автобуста бамперларны ремонтлау, пыялаларны алыштыру, кузов һәм буяу эшләре үткәрү планлаштырыла.
«КПАТП №9» ҖЧҖнең 33, 53, 63 нче маршрутларга хезмәт күрсәтүче автобусларында ян тәрәзәләргә яңа пыялалар урнаштыра башлаганнар. Тузган утыргыч тышларын алыштыру өчен материал сатып алынган. Шулай ук транспорт кузовларын ремонтлау һәм буяу планлаштырыла. Төзекләндерелгән беренче автобус тиздән 33 нче маршрутка чыгачак, дип хәбәр иттеләр Казанның транспорт комитетында.