Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.09.2023, 20:29

«Корпорацияләр кроссы»на «Аккош күле» урман паркында 600 кеше кушылды

Дистанциягә «Казаноргсинтез», «Татэнерго», «КАМАЗ» ААҖ һәм башка предприятиеләр командалары чыкты

Фото: Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе

(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче сентябрь). «Аккош күле» урман паркындагы «Корпорацияләр кроссы» 600 гә якын кешене колачлады. Катнашучылар 100 командага берләште, һәркайсында алты кеше иде. Корпоратив узышка «Казаноргсинтез» ААҖ, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ, «Татэнерго» АҖ, «Данафлекс» компанияләр төркеме, шулай ук шәһәр Башкарма комитеты хезмәткәрләре һәм башкалар кушылды.

«Корпорацияләр кроссы» инде өченче тапкыр узды. Катнашучылар өчен төрле катлаулыктагы 14 каршылык белән 3 км озынлыктагы дистанция әзерләнгән иде.

Ачылышта Татарстан спорт министры Владимир Леонов, ТР Яшьләр министрлыгы башлыгы Ринат Садыйков, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов һәм башкалар катнашты.

«Бу – эшче яшьләрне берләштерү һәм үстерү буенча флагман спорт чарасы. Киләчәктә без предприятиеләребез белән тыгызрак эшләргә планлаштырабыз», – диде Сергей Миронов.

Ярышларда катнашучыларны шулай ук регби буенча Россия Кубогын яулаучы – «Стрела» командасы һәм чаңгы узышлары буенча Олимпия уеннары призеры Андрей Ларьков сәламләде.

Ярыш нәтиҗәләре буенча «Эре предприятиеләр» номинациясендә (500 дән артык хезмәткәр) А.М.Горький исемендәге Яшел үзән заводы җиңде. Икенче урында – «КАМАЗ» ААҖ, өченчедә – «Татэнерго» АҖ.

«Урта – кече предприятиеләр» номинациясендә (500 хезмәткәрдән азрак) «Ядран» идарәче компаниясе җиңү яулады, аннан соң «Транснефть Прикамье» АҖ командасы финишка килде, лидерлар өчлеген «КАМАЗ» лизинг компаниясе» АҖ япты.

«Сәнәгать булмаган сектор оешмалары һәм учреждениеләре, башкарма һәм муниципаль хакимият органнары, иҗтимагый оешмалар» номинациясендә «Казан командасы» Башкарма комитет Аппараты җиңде. Икенче урында – Башкарма комитетның икътисади блогы, өченчедә – яшьләр (яшүсмерләр) клублары берләшмәсе.

Мәйданчыкта шулай ук интерактив күңел ачу зоналары, фудкорт, концерт программасы һәм профессиональ тренерлардан зарядкалар оештырылды, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Киров һәм Мәскәү районнары администрациясендә.

Барлык яңалыклар