Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.09.2020, 11:17

Сентябрь ахырына Татарстанның барлык укучылары «Мин укучы» электрон суперсервисыннан файдалана башлаячак

Уку елы башыннан Татарстанда сынау проекты старт алды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче сентябрь, Ксения Швецова). Уку елы башыннан Татарстанда сынау проекты старт алды – укучылар өчен «Мин укучы» суперсервисы эшли башлады. Махсус кушымта ярдәмендә укучылар өй эшләрен ала һәм башкара, укытуда үз прогрессын күзәтә һәм аерым фәннәр буенча белемнәрен арттыра ала. Кушымтаны әлегә 500 укучы куллана, ә сентябрь ахырына ул Татарстанның барлык мәктәп укучылары өчен дә ачык булачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсе, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин сөйләде.

Яңа кушымта мәктәп укучыларының үзләренең заказы буенча һәм алар катнашында эшләнгән. А.Хәйруллин сүзләренә караганда, якынча 15 төрле стратегик сессия үткәрелгән, аларда проект турында фикер алышу узган.

«Сораштыру методы белән без укучыларга кызыклы итеп укырга, өстәмә мотивация алырга, яңа белем бирү техникасыннан файдаланырга мөмкинлек биргән цифрлы сервисны проектлаштырдык, – дип сөйләде министр. – Кушымтаның дизайнын эшләү өчен иң яхшы белгечләр җәлеп ителде, алар барлык карарларны да (чәчәкле бизәлештән башлап) укучылар белән диалогта кабул иттеләр».

Яңа кушымтада укучы үз билгеләрен күзәтеп тора, өй эшен башкарырга кирәк булганда контрольдә тота, ачивкалар ала ала: конкрет балага аерым предметлар – алгебра, татар теле, җәмгыять белеме һәм башкалар буенча белемнәрне камилләштерергә мөмкинлек бирә торган мотивацион хәбәрнамәләр. «Бу – баланың үз смартфоны белән үзара хезмәттәшлекнең яңа тәҗрибәсе. Кушымта шулай ук класс һәм аерым предмет укытучыларына һәр укучыга биремнәр бирү мөмкинлеге бирә», – дип ассызыклады А.Хәйруллин.

Бүгенге көндә «Мин укучы» кушымтасы Татарстанның 10 районында эшли, аннан 500 укучы актив файдалана, алар сервисны алга таба камилләштерү өчен эшкәртүчеләргә фикер-тәкъдимнәрен җиткерәләр. 30-нчы сентябрьгә суперсервисны Татарстанның барлык 445 мең укучысы да үз смартфонына урнаштырыр дип планлаштырыла.

Ноябрьдә кушымта уку процессын кызыклырак итәргә мөмкинлек бирә торган яңа уен механикалары белән тулыланыр дип көтелә. Ә киләчәктә кушымтаны «Белем бирү картасы» проекты белән интеграцияләү планлаштырыла, аның ярдәмендә ата-аналар балаларны мәктәптә ашату өчен карталарны тулыландыра һәм акчаларның тотылуын күзәтә алачак.

Барлык яңалыклар