Азрак яңгыр, урыны белән яшен һәм көчле җил көтелә.
Фото: Денис Гордийко
Чәршәмбе, 26 нчы апрельдә, Татарстанның күпчелек районнарында яңгыр явачак, көндез урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр җил һәм яшен фаразлана. Төнлә термометрлар +8-13 градуска кадәр күтәреләчәк, көндез һава +17-22 градуска кадәр җылыначак.
Пәнҗешәмбе, 27 нче апрельдә, республика халкын бераз яңгыр көтә, урыны белән җил секундына 15-17 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һава температурасы +7-12 градус тәшкил итәчәк, көндез +18 дән +23 градуска кадәр булачак.
Атна ахырында, 28 нче һәм 29 нчы апрельдә, Татарстанда +20-26 градуска кадәр җылыта. ТР Гидрометеорология үзәгенең фаразыннан күренгәнчә, зур явым-төшем көтелми.