Казанда 29 нчы августта секундына 14 метрга кадәр җил көтелә
Фото: Денис Гордийко
Татарстанның күпчелек районнарында 29 нчы август төнендә төрле интенсивлыктагы яңгырлар явачак. Көндез явым-төшемнәр башлыча республиканың көнчыгышында булачак. Шулай ук урыны белән көчле төньяк җиле көтелә, тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитәчәк. Һава температурасы төнлә +5..+10 градуска кадәр төшәчәк, көндез һава +15..+20 градуска кадәр җылыначак.
Төбәктә 30 нчы һәм 31 нче августта көнбатыш антициклон таралачак – бу көннәрдә явым-төшем ихтималлыгы аз. Төнлә һава температурасы +5..+10 градус тәшкил итәчәк, көндез +15..+21 градуска кадәр җылытачак.
Синоптиклар фаразлавынча, 1 нче һәм 2 нче сентябрьдә Татарстанда һава торышы үзгәрмәячәк. Явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы +7..+12 градус тәшкил итәчәк, көндез һава +18..+23 градуска кадәр җылыначак, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология үзәгендә.