В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Урыны белән бераз яңгырлар вәгъдә итәләр
Бүген төнлә һәм иртәгә көндез Казанда алмашынучан болытлы һава, сизелерлек явым-төшемсез көтелми. Җил көнчыгыштан, тизлеге секундына 5-10 метр, урыны белән 13 метрга кадәр.Термометр баганалары тәүлекнең караңгы вакытында 0..+2 градус күрсәтәчәк. Көндез һава +15..+17 градуска кадәр җылыначак, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометүзәгендә.
Тулаем республика буенча алдагы тәүлектә, 1 апрельдә, төнлә сизелерлек явым-төшем көтелми. Көнбатыш районнарда көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Һава температурасы төнлә +2 дән -3 градуска кадәр, көнчыгышта урыны белән -6 градуска кадәр салкын булыр, дип фаразлана. Көндез 12-17 градус җылы булачак.
Чәршәмбе, 2 апрельдә, урыны белән яңгырлар булыр, дип фаразлана. Төнлә һаваның минималь температурасы +1..+6, көндез +11..+16 (ТР көнчыгышында +19 градуска кадәр) градус булачак.
Пәнҗешәмбе, 3 апрельдә урыны белән бераз яңгырлар ява. Төнлә һава температурасы +1..+6 градус булачак, көндез +7..+12 градустан югары булмаячак.
ТР Гидрометүзәгенең якынча фаразлары буенча, җомга, 4 апрельдә һәм шимбә, 5 апрельдә урыны белән бераз яңгыр явачак. Төнлә һава температурасы -2..+3 градус тәшкил итәчәк. Көндез һава +8..+13 градуска кадәр җылыначак.