Иртәгә Казанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче август). Бүген төнлә Казанда урыны белән яңгыр явачак, ә һава +18 градуска кадәр җылыначак. 1 нче сентябрь көндез алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, көньяк-көнбатыш уртача җил, явым-төшемсез. Һава температурасы +23 тән +25 градуска кадәр булачак.
Татарстанда көзнең беренче көнендә кыска вакытлы яңгыр һәм яшен көтелә. Төнлә һава – +17 градуска, көндез – +26 градуска, ә республиканың көнчыгышында +29 градуска кадәр җылыначак.
ТР Гидрометеорология үзәге фаразы буенча, 2 нче һәм 3 нче сентябрьдә республикада һава торышы тотрыксыз булачак. Циклон һәм аның атмосфера фронтлары йогынтысында урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Һава температурасы төшәчәк. 2 нче сентябрь төнендә – +12, көндез +19 градуска кадәр булачак. Шимбә көнне, 3 нче сентябрь, төнлә Татарстанда һава температурасы – максимум +8, көндез максимум +18 градус тәшкил итәчәк.
6 нчы сентябрьгә кадәр Татарстанда урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы саклана.