В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Зур явым-төшем фаразланмый.
Фото: Денис Гордийко
Иртәгә, 17 нче гыйнварда, Казанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез булачак. Синоптиклар көньяк-көнчыгыштан, көньяктан уртача җил фаразлый. Юлларда бозлавык саклана. Төнлә һәм иртә белән -14 градустан -16 градуска кадәр көтелә, аяз булганда -19 градуска кадәр булачак. Көндез һава температурасы 9-11 градус салкын тәшкил итәчәк.
Татарстанда сишәмбе төнлә һава температурасы -14 градустан -19 градуска кадәр, аязганда -22 градуска кадәр булачак. Иртән һәм көндез республиканың көнбатыш районнарына атмосфера фронты якынлашачак, урыны белән кар явачак. Термометр баганалары -8-13 градус күрсәтәчәк.
18 нче һәм 19 нчы гыйнварда Татарстан элеккечә көньяк-көнчыгыш антициклон перифериясендә булачак. Зур явым-төшем фаразланмый. Төнлә -12 градустан -17 градуска кадәр, көндез -7-12 градус салкын булыр дип көтелә. 19 нчы гыйнварда һава температурасы -5 градустан -10 градуска кадәр булачак.
Атна ахырына, 20-21 нче гыйнварда, Татарстанның көнбатыш районнарына атмосфера фронты якынлашачак. Урыны белән кар явачак һәм җил көчәячәк. Температура фоны артачак: көндез нульдән -2-7 градуска кадәр көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.