В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иртәгә Казанда болытлы һава торышы көтелә, нигездә, явым-төшемсез.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче декабрь). Казанда төнлә бераз кар, төньяк-көнбатыштан тизлеге салмактан уртачага үзгәрүчән җил көтелә. Һава температурасы 10-12 градус салкын булачак, аязганда -14 градуска кадәр җитәчәк. Юлларда бозлавык.
Иртәгә көндез шәһәрдә аязучан болытлы булачак, күбесенчә явым-төшемсез. Төньяк-көнчыгыштан уртача җил. Синоптиклар 8 дән 10 градуска кадәр салкын фаразлыйлар. Юлларда бозлавык сакланачак.
Татарстанда 21 нче декабрьдә төнлә төньяк циклонның атмосфера фронты йогынтысында бераз кар явачак. Явым-төшем көндез республиканың көнчыгыш районнарында сакланачак. Төнлә һава температурасы 10-15 градус салкын булачак, аязганда -20 градуска кадәр җитәчәк. Көндез минус 6-11 градус көтелә, аязганда термометр баганалары -14 градуска кадәр күрсәтәчәк.
Пәнҗешәмбе, 22 нче декабрьдә, республикада төнге сәгатьләрдә явым-төшем көтелми. Температура -18 градуска кадәр төшәчәк, аязганда минус 24 градуска кадәр. Көндез төньяк-көнбатыш циклонның атмосфера фронтларын узганда кар, юеш кар, урыны белән буран һәм көчле җил булырга мөмкин. Һава температурасы 1-6 градус салкын булачак.
Синоптиклар фаразлавынча, 23 нче һәм 24 нче декабрьдә республика циклон һәм аның актив атмосфера фронтлары тәэсирендә булачак. Кар, юеш кар, яңгыр, буран һәм көчле җил булуы ихтимал. Төнлә – 0-5 градус, көндез температура күтәреләчәк һәм -2 дән +3 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте.