В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Объектта тарихи барельефларны торгызу һәм аның архитектура үзенчәлекләрен аерып күрсәтә торган яктырткычлар урнаштыру планлаштырыла
Казанның иң борынгы стадионнарыннан берсе саналган «Хезмәт резервлары» территориясендә капиталь ремонт башланды. БРИКС уеннарына биш корпусның берсендә – 1962 елда шәһәрдә беренче булып ачылган бокс залында фасад төзекләндереләчәк. Стадионның спорт тарихы нәкъ менә аннан башлана, биредә ТР башкаласының булачак танылган спортчылары – дөнья, Европа һәм Россия чемпионнары шөгыльләнгән. Казанны үстерү институты тарафыннан эшләнгән концепция буенча, корылманы аның архитектура үзенчәлекләрен аерып күрсәтә торган яктырткычлар бизәячәк, шул ук вакытта тарихи элементларны – колонналарны, күпертмә бизәкләрне, барельефларны саклап калачаклар. Шәһәр мэры Илсур Метшин капиталь ремонт проекты белән танышты.
Фото: Казанны үстерү институты
«Хезмәт резервлары» физкультура-спорт берләшмәсе генераль директоры Руслан Миңнебутдинов, бокс залы бинасын капиталь ремонтлаганда, фасадның эчке өлешендә тарихи элементлар – колонналар, күпертмә бизәкләр, аркалар сакланачагын әйтте. Борынгы грек спортчылары сурәтләнгән барельефларны гипс ярдәмендә торгызачаклар. Спорт комплексы фасады концепциясе Казанны үстерү институты тарафыннан эшләнгән. Архитекторлар классик дизайнга таянган, шул ук вакытта металлдан заманча элементлар өстәлгән.
Киләчәктә бокс залының эчке өлешен, футболчылар һәм баскетболчылар өчен уен залын, административ биналарны ремонтлау планлаштырыла. «Хезмәт резервлары» стадионы базасында 1,5 меңгә якын бала һәм яшүсмер шөгыльләнә, алар өчен җиңел атлетика, баскетбол, тимераякта йөгерү спорты, футбол, нәфис гимнастика һәм бокс буенча түгәрәкләр эшли.
Бокс буенча спорт мәктәбе – республикада иң көчлеләрнең берсе. Аның тәрбияләнүчеләре төрле дәрәҗәдәге ярышларда җиңү һәм призлы урыннар яулыйлар. Әйтик, Сергей Сергеев узган ел Россия чемпионатында алтын медаль иясе булган. Шул ук дисциплинада Россия беренчелегендә Әмин Абдуллин үзен яхшы яктан күрсәткән.
«Мәктәптә бокс буенча Россия җыелма командасының өлкән тренеры Виктор Шевелин, ТРның атказанган физик культура хезмәткәре Юрий Малков һәм югары категорияле тренер Айдар Әхмәтҗанов кебек танылган шәхесләр укыта. Биредә Россия чемпионнары әзерләнә – бу факт», – дип билгеләп үтте Руслан Миңнебутдинов.
«Хезмәт резервлары» физкультура-спорт берләшмәсенең танылган укучылары арасында нәфис гимнастика буенча Олимпия чемпионы, атказанган спорт мастеры Дарья Шкурихина, төркем күнегүләрендә нәфис гимнастика буенча Европа чемпионнары Юлия Федорова, Мария Францель, Ралинә Рәкыйпова һ.б. бар.
Исегезгә төшерәбез, Казандагы БРИКС уеннарына Үзәк стадион, Бокс һәм өстәл теннисы үзәге капиталь ремонтлана. Беренче объектта соңгы тапкыр реконструкция якынча 20 ел элек үткәрелгән. Стадионда һәм манежда эшләрне май ахырына тәмамлау планлаштырыла. Икенче объектта ярышларга идән өслеге, яктырткычлар яңартылачак һәм светодиодлы экран урнаштырылачак.
2024 елда республика программасы буенча шулай ук «Тасма» һәм «Ракета» стадионнарын капиталь ремонтлау планлаштырыла.
Камилә Вилданова
Фото: Денис Гордийко