В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
511 юл эшчесе эшкә кереште.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы декабрь). Бүген көндез Казанда урамнарны кардан чистартуга 511 юл эшчесе һәм 282 берәмлек махсус техника, шул исәптән 58 катнаш юл машинасы, 80 трактор щеткасы, 58 үзбушаткыч, 36 фронталь төягеч, 36 «Барсик» минитөягече һәм башка техника чыкты.
Карны Адоратский, Айдаров, Әмәт, Баруди, Батурин, Бауман, Беломорск, Бутлеров, Вишневский, Волков, Габишев, Галактионов, Гафури, Голубятников, Давыдов, Декабристлар, Ершов, Журналистлар, Зеленая, Зорге, Ипподром, Калинин, Кирпичников, Коротченко, Большая Красная, Кремль, Лукин, Назарбаев, Нужин, Островский, Павлов, Парин, Пушкин, Сәлимҗанов, Сахаров, Серов, Совет, Сыртланова, Ташаяк, Тинчурин, Федосеев урамнары, шулай ук Ирек мәйданы, Ибраһимов проспекты, Себер тракты һәм башка участоклардан чыгарачаклар, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты.
Исегезгә төшерәбез, шәһәрдә кар чыгару буенча кайнар линияләр эшли. KZN.RU порталында басылган район администрацияләре телефоннары буенча да, «Ачык Казан» сервисы аша да мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Рөхсәтсез кар ташлау фактлары турында хәбәрләр ТР Экология министрлыгына кабул ителә.