Быелга планлаштырылган юл эшләре арасында – Горький шоссесында борылыш элмәкләре һәм 8 Март урамында җәяүлеләр кичүе төзү.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче апрель, Алсу Сафина). Киләсе җәйдә булачак футбол буенча дөнья чемпионатына ТР башкаласында Казан аэропортына илтүче юлның таушалган капламнары яңартылачак һәм автобус павильоннары алмаштырылачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән пресс-конференциядә “Федеральное управление автомобильных дорог Волго-Вятского региона Федерального дорожного агентства” ФКУ җитәкчесе урынбасары Сергей Автономов хәбәр итте.
Татарстан башкаласында юл эшләре турында сөйләгәндә, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев искәртүенчә, әлеге эшләргә 5,5 млрд сум бүленгән, шуларның 1,6 млрд сумы – “Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” өстенлекле проект буенча. 2,9 млрд сум урам-юл челтәрен норматив халәткә китерүгә юнәлдереләчәк, 1 млрд сум ишегалларын һәм кварталлар эчендәге юлларны төзекләндерү эшләренә тотылачак.
“Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” проекты кысаларында 39 юл төзекләндерергә планлаштырыла, юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясе югары булган 93 урын юк ителгән, 32 светофор 820 юл билгесе куелган, 10 км куркынычсызлык киртәләре урнаштырылган. Билгеләп үтәргә кирәк, киләсе елдан, И.Куляжев сүзләре буенча, “Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” проекты буенча юл инфраструктурасы, шул исәптән күперләр, юллар төзергә мөмкин булачак.
Казанның урам-юл челтәрен норматив хәлгә китерү өчен шәһәрнең 83 урамын һәм торак массивлардагы 59 урамны, шулай ук 14 җәяүлеләр юлы төзекләндерергә кирәк. Шул исәптән, Оренбург трактыннан яңа “М-14” микрорайонына юлны киңәйтү, Магистраль урамын реконструкцияләү эшләре дәвам итәчәк.
Моннан кала, “Салават күпере” торак комплексыннан чыгу урыннарында юл хәлен яхшырту буенча беренчел чаралар башкарылачак. “Беренче чиратта, бу шәһәргә керү һәм шәһәрдән чыгу урыннарында бөкеләрдән котылу өчен борылыш элмәкләре төзү, ТЭЦ урамы буенча тукталыш павильоннары, кирәкле юл билгеләре һәм яктырту нокталары урнаштыру һәм ике бистә юлларын төзекләндерү”, - диде И.Куляжев.
Шуның белән бергә Казанда быел 457 мең кв.м мәйданлы 430 ишегалды (184 объект) төзекләндереләчәк.
Игорь Куляжев шулай ук Бондаренко урамында юл – Солдат урамыннан С.Хәким урамына кадәр һәм 8 Март урамында җәяүлеләр кичүе төзеләчәге турында әйтте. “Нәтиҗәдә,төзекләндереләчәк юллар һәм ишегалларының мәйданы 2,5 млн кв. м тәшкил итә”, - дип тәмамлады комитет рәисе.
Татарстанда юл эшләре программасын гамәлгә ашыру өчен 23 млрд 919 млн сум каралган, дип хәбәр итте ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин.