Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.04.2019, 10:56

Казанда WorldSkills чемпионатына токарьлык станогы һәм чәчтараш кәнәфиләренә багышланган һәйкәл ачылачак

Башкарма комитет хезмәткәрләре бер көнгә һөнәрләрен ярышларда катнашучы 56 компетенциянең берсенә алыштырачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче апрель). Казанда WorldSkills стандартларына караган һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты кыйммәтләрен алга этәрү буенча проект башлап җибәрәчәкләр. Бу елда Казанда узачак чемпионат алдыннан шәһәрдә берничә чара үткәрү планлаштырыла: һәйкәл ачылудан башлап, һөнәри көнгә кадәр һәм яңа туган балаларның ата-аналары өчен махсус акция дә үткәреләчәк. Чаралар проектын 1-нче апрель көнне шәһәр Башкарма комитетында тәкъдим иттеләр.

Әйтик, август башына кадәр «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта эшче һөнәрләр фестивале символы буларак токарьлык станогы һәм чәчтараш кәнәфиенә һәйкәл куелачак. Һәйкәлне скульптура композицияләре зонасын дәвам итеп куячаклар. Исегезгә төшерәбез, узган елда футбол буенча дөнья чемпионатына төзекләндерелгән «Фестивальный» бульварында Асия Миңнуллинаның «Күн туп» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр турнирына багышланган скульптура композициясе барлыкка килде.

Токарьлык станогы һәм чәчтараш кәнәфие скульптурасы шулай ук бронзадан әзерләнер, композициянең биеклеге 1,7 метрга җитәр, дип көтелә. Хәзерге вакытта композицияләр проектларына конкурс гаризаларын җыю бара.

Моннан тыш, чемпионат алдыннан Казан Башкарма комитеты хезмәткәрләре, шулай ук татар эстрадасы йолдызлары WorldSkills илчеләре белән бергә бер көнгә һөнәрләрен алмаштыралар. Транспорт блогы хезмәткәрләре «Транспорт һәм логистика» юнәлешендәге компетенцияләрнең берсе кысаларында эшләр башкарачак. Төзекләндерү оешмалары хезмәткәрләре «Иҗат һәм дизайн» һәм «Ландшафт дизайны» юнәлешендәге «Флористика» компетенциясенә җәлеп ителәчәк. Моннан тыш, муниципаль хезмәткәрләр үзләрен «Санлы программалар белән идарә итүле станокларда токарьлык эшләре», «Мехатроника», «Малярлык һәм декоратив эшләр», «Балта остасы һәм агач остасы эшләре» кебек компетенцияләрдә сынап карый алачак.

Эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү мәсьәләсенә игътибарны җәлеп итүгә караган тагын бер акция яшь ата-аналарга юнәлдереләчәк. Август аенда туган Казан балалары арасында WorldSkills чемпионатына тематик яктан иң туры килә торган исемгә конкурс үткәреләчәк. Бу идея Казан Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе мәгълүматларына нигезләнеп барлыкка килде. Узган елгы исем кушу тантаналарын анализлау нигезендә, 2018 елгы футбол буенча чемпионат вакытында казанлыларның балаларын Лионель Месси һәм башка танылган футболчылар исемнәре белән атаганнары ачыкланды. Гадәти булмаган иҗади конкурста җиңүчеләргә WorldSkills ябылуның матур тантанасына эләгү, шулай ук «Хезмәт күрсәтү өлкәсе» юнәлеше буенча «Пешекче эше» компетенциясе ярышларында җиңүчегә төшке ашка чакыру алу мөмкинлеге биреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, чемпионатта дөньяның 60-тан артык иленнән 1600-дән артык конкурсант катнашачак. Яшь профессионаллар 56 компетенциядә ярышачак.

Барлык яңалыклар