Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.02.2022, 15:59

Волейбол буенча FIVB 2022 дөнья чемпионатына 3500 дән артык волонтер җәлеп итү планлаштырыла

Ярышлар август-сентябрьдә Россиянең 10 шәһәрендә, шул исәптән Казанда узачак.

Фото: ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче февраль). 21 нче февральдә волейбол буенча FIVB 2022 дөнья чемпионатының волонтерлык программасы старт ала. Волейбол мундиале матчлары быел Россиянең 10 шәһәрендә, шул исәптән Казанда да узачак. Турнирны әзерләүдә 18 функциональ юнәлеш буенча 3500 дән артык волонтер катнашачак (тамашачылар белән эшләүдән һәм тантаналар уздырудан алып массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара хезмәттәшлеккә һәм лингвистик хезмәтләр күрсәтүгә кадәр).

Кандидатларны сайлап алуны оештыручы шәһәрләрдәге төбәк волонтерлык үзәкләре үткәрәчәк. Волонтерларга инглиз телендә сөйләшүче һәм командада эшли белүче балигъ булган кандидатлар кушыла алачак. Аларга июнь-июль айларына планлаштырылган гомуми укуларны, шулай ук август аенда узачак функциональ һәм объектка караган тренингларны узарга туры киләчәк.

Һәр волонтер экипировка комплекты, истәлекле сувенир продукциясе һәм оештыручы шәһәрдә җәмәгать транспортында бушлай йөрү хокукы алачак. Барлык иреклеләр дә сменаның беренче көненнән башлап иминиятләштереләчәк. Сменалар вакытында спорт объектларында ашату да каралган, ә чит ил һәм чит шәһәрләрдән килгән ирекле ярдәмчеләр өчен – яшәү.

Волонтерлар командасында булырга теләсәң, volley2022.ru/volunteers оештыру комитеты сайтында гариза калдырырга кирәк, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте. Чемпионатка әзерлекне һәм волонтерлык программасы турында актуаль мәгълүматны @Russia2022 социаль челтәрләрендә күзәтергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, волейбол буенча FIVB 2022 дөнья чемпионаты 2022 елның 26 нчы августыннан 11 нче сентябренә кадәр Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Калининградта, Ярославльдә, Казанда, Екатеринбургта, Уфада, Новосибирскида, Кемеровода, Красноярскида узачак. Анда 24 милли җыелма команда чыгыш ясаячак. Турнир форматы ике төркем этабын һәм Мәскәүдә «Алтылык финалы»н күздә тота, аның нәтиҗәләре буенча яңа дөнья чемпионы билгеләнәчәк.

Барлык яңалыклар